Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Рафис Кәлимуллин: «Савыт-саба юучы булып та эшләдем...»

Татар эстрадасының “энерджайзер»ы белән әңгәмә.

«Шәһри Чаллы»дан быелгы беренче пятачокта махсус кунагыбыз Рафис Кәлимуллин халыкны таң калдырды. «Кем ул бөтен кешене үзенә каратып торган дәртле җырчы-энерджайзер?» – диештеләр. 30-40 минут буе бертуктаусыз пятачоктагыларны «утлы таба»да биетте бу егет. Өлкән абзый-апалар, яшь кызлар һәм егетләр – бар да бер ритмда рәхәтләнеп биеде, җырлады. Кыскасы, Рафис Кәлимуллин бу кичне Чаллы тамашачысын яулады! 

Әлбәттә, дәртле мишәр егетен белүчеләр дә аз түгел. Аны махсус күрергә килүчеләр дә булды. Татар эстрадасына кичә генә килгән кеше түгел Рафис. Ул ТМТВ музыкаль премиясе, «Болгар» радиосының Милли музыка премиясе лауреаты. Халык яратып өлгергән «Шәһри Чаллы»дан – пятачок»ның да торт өстендәге татлы чиясе – «вишенка»сы булды Рафис Кәлимуллин. Аның белән фотога төшәргә дә чират тезелде. Рафисның чыгышыннан соң, күпләр, янына килеп, 27 сентябрьдә булачак концертына барырга теләүләрен әйтте. Җырчы өчен шуннан да куанычлы нәрсә бармы? Мартта буласы концертын күчерергә туры килгән иде аңа. «Никтер Чаллыда билетларым аз сатыла. Әллә белеп бетермиләр инде?» – дигән иде ул чакта. Дәртле җырлары белән пятачокта танышкан булсак, бүген Рафисның үзе белән танышырбыз. 

– Рафис, син кайсы яктан? Әти-әниең кемнәр? 
– Мин Норлат районы Кәкре Атау дигән авылда туып үстем. Хәзерге көндә Казанда яшим. Фәүзия һәм Рәшит Кәлимуллиннарның икенче баласы мин. Әтием гомер буе колхозда бригадир, әнием авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Матур итеп җырлый да әни. Әтием дә гармунда уйнап җырлый. Никтер җырлау сәләте әтидән килгәндер кебек миңа. Ә сәхнәгә чыгарга әнием этәрде. Мин Мәскәүдә яшәп кайткач та: «Улым, сәхнәгә чыгып җырларга вакыт. Зур концертлар куеп йөрердәй кеше син!» – диде (көлә).
 – Апа-сеңелләрең дә җырлыймы? 
– Апам һәм сеңлем шулай ук матур җырлый. Сирень апам район мәдәният йортында җитәкче, сеңлем Чәчәк банкта бухгалтер. Ә энем Салават бик җырламый. Ул спортчы. 
– Мәскәүдә укыдыңмы, эшләдеңме? 
– Белемем буенча мин юрист. Дәүләт һәм муниципаль идарә институтын тәмамладым. Тик юрист булып эшләргә күңелем тартмады. Мәскәүдә бик күп җирләрдә эшләдем. Телефоннар да саттым, автосервиста да эшләдем, лифтлар предприятиесендә дә. Хәтта савыт-саба юучы да булырга туры килде. 
– Сине үз-үзенә нык ышанган, психологик яктан ныклы кеше итеп күрәм. Махсус курслар үтәсеңме? 
– Тормыш өйрәтте. Кайда гына булырга, кем генә булып эшләргә туры килмәде. Төрле авырлыклар булды. Хәзер әйтә алам, һәр ситуациядән дә чыгу юлы табыла. Психланып, нерв бетерүдән файда юк. Үзеңне генә бетерәсең алай.
– Репертуарыңда инде ничә җыр бар? Син бит үзең көйләр авторы да. 
– 70ләп җырым бар. Алга таба да дәвам итәргә уйлыйм. Гөлфия Шакирова, Эльмира Җәлилова, Рәзинә Сәетгәрәева, Сәкинә Хәйруллина, Ирек Габдрахманов, Ришат Гыйниятов кебек шагыйрьләр белән иҗат иткән җырларыбыз бар.
 – Бизнеска да вакыт табасың... 
– Мәскәүдә автосервиста эшләгәндә машиналар белән кызыксына башладым. Хәзер менә автобизнесым бар, машиналар сатам. Минем үземә йөри торган автомобильләр ошый (көлә), ватылып теңкәгә тимәсен иң мөһиме. Немец машиналары шәп, әлбәттә, алар барыбызга да ошый. Мин әйтәм, үзебезнекеләрдә дә ничава гына йөрдек һәм йөрибез.
 – Син әле үзең гаилә башлыгы да.
– Тормыш иптәшем Лилия белән Камилә исемле кыз үстерәбез. Аның да актерлык сәләтләре күзгә күренеп тора. Аллаһ теләсә, шул юлдан барыр дип өметләнәм.
– Нинди планлар белән янып яшисең? 
– Бер 6-7 елдан авылга кайтып яшисем килә. Күп итеп мал-туар асрарга исәп. Атлар яратам. Ни дисәң дә, авыл малае бит мин. Шәһәрдә рәхәт, җиңел, сүз дә юк. Ә чын тормыш авылда! Эше ничек кенә авыр булса да, мине авыл, җир тарта. Аңарчы, әлбәттә, зур-зур сәхнәләрне яулап, халыкны «тотып торырдай» артист булып «өлгерәсем» килә. Моның өчен бөтен көчемне куярга әзермен. Хәтта чиста татарча сөйләшергә дә өйрәнәм. Рус сүзләре кертмичә, мишәр акцентын мөмкин кадәр бетерү өстендә эшлим. Шунсыз булмый. Бертуктаусыз өйрәнергә, прогресска омтылырга кирәк! 
– Билгеле бер ноктага җиткәч, сәхнәдән китәргә уйлыйсың, димәк? 
– Әлбәттә! Күп җырчылар туктый алмый, картаеп беткәч тә сәхнәдә йөри. Мин вакытында туктау яклы.
– Пятачоктан нинди кичерешләр белән кайттың? 
– Дөресен әйтәм, мин болай ук булыр дип уйламаган идем. Үзе җылы, халыкчан, матур кич булды ул. Халыкның күплеге! Өлкән яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бергә рәхәтләнеп бии, җырлый. Әллә нинди концертларың да читтә торсын. 
Аннары шунысын әйтәсем килә, моны бит концерт белгечләре түгел, ә журналистлар әзерли. Минем, гомумән, матбугатта эшләүчеләргә фикерем үзгәрде. Алар информацияне шулкадәр тиз халыкка җиткерә, шаккаттым. Мисал өчен, пятачокка барасымны хәтта заправкада да беләләр иде. Ул гынамы, бокста иягемне зыянладым, операция ясатырга туры килде. «Шәһри Чаллы» моны да язып чыкты. Аннан республика басмалары да алды. Хастаханәдән чыгуыма очраган һәркем туктап хәлемне сорады. Искитмәле!

Җырчы Рафис Кәлимуллинга операция ясыйлар - укырга.

Рафис Кәлимуллин: «Менә ичмасам Чаллы!» - укырга

Гөлия Ибатуллина фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар эстрадасы