Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Рафис Кәлимуллинга операция ясыйлар

Җырчы Балык Бистәсендәге концертын күчерде.

"Шәһри Чаллы"дан пятачок"та да чыгыш ясаячак Рафисның хәлен сорап элемтәгә чыктык. Ул соңгы арада булган хәлләре белән уртаклашты. "Бик каты чирләдем, шуңа Балык Бистәсендәге концертны күчерергә туры килде. Дөресен әйткәндә, билетлар да авыррак сатылган иде. Язмаган күрәсең. Хәзер операциягә керәм. Бокста ике җирдән казналыгым зыянланды. Бер борын тишегем бөтенләй суламый. Җырлаганда әллә нинди тавышлар чыга (көлә). Шуңа кичектерми генә операциягә керәм, Бүген беренче өлеше булачак"- диде җырчы.

Рафис әле шул килеш клип та төшереп йөри. Яңа сезонга да әзерлекне башлаган. Төркеменә ике биюче егет эзли. Чаллыда Рафисның концерты 27 сентябрьгә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес