Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рафис Кәлимуллин: «Менә ичмасам Чаллы!»

Бу тамашаны күзәтүе дә рәхәт! Кемнәрдер бер биюне дә калдырмый, кемнәрдер кыенсынып читтәрәк тора.

Без уздырган пятачокларның йөрәге – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева оештырган халык уен-биюләредер, мөгаен. Ул булмаса, пятачок ачык һавада уза торган гади концерт-тамашага гына әйләнеп калыр иде сыман.

Хәтерегездә булса, Зөләйха ханым былтыр беренче пятачокка җыелган халыкны «бишле», «сигезле» биюләрен уйнатып шаккаттырды. Элек күмәкләшеп күңел ача торган биюләргә хәйран күп халык чыкты. Һәркемгә кызык булды ул. Видеосы интернет буйлап бөтен дөньяга таралды. Шулай итеп, Чаллыга 30 елдан соң кабат яңартылган кичке уеннар белән бергә татар халкының холкын-табигатен чагылдыручы биюләре дә кайтты. КАМАЗ төзелеше башланганда төрле авыллардан җыелган татар егетләре һәм кызлары шушы биюләр белән тузаннар күтәреп күңел ачкан.

Зөләйха Минһаҗева бу тамашаны мәхәббәт алмашу дип тә атый. Күз алдына китерегез, егетләр һәм кызлар җыелышып биюгә чыга. Эштән соң арыган тәннәрне язу мөмкинлеге дә бу, ошаган кешеңнең бармагын кысып игътибар сиздерү, күз кысу, янәшәсендә басып җылысын тою мөмкинлеге дә. Танылган мәдәният хезмәткәре бу мәдәни мирасны буыннарга тапшыру буенча да ифрат зур эш башкара. Чаллы сәнгать училищесы студентлары белән аерым биюләрне эшләп төшереп, ТР Фольклор үзәгенә тапшырды. «Сигезле», «Оялы», «Капкалы» һәм башка халык биюләре тарихи мирас статусын алды. Аларны яңартуны, халыкка ирештерүне «Шәһри Чаллы»дан – пятачок» проекты да күздә тота.

25 майда узган быелгы беренче пятачокта мондый күмәк уеннарга чыгучылар аеруча күп тоелды миңа. КАМАЗда эшләп лаеклы ялга чыккан шәһәрдәшләребез күп килде. Үзен Рәсимә дип таныштырган ханым: «Бер биюне дә калдырмадым», – диде, сөенеп. «Әле көчем дә, сәламәтлегем дә бар икән. Яшь чактагы кебек үк булмаса да, күңел уртага чыгарга ашкынып тора», – дип уртаклашты ул.

Бу тамашаны күзәтүе дә рәхәт! Кемнәрдер бер биюне дә калдырмый, кемнәрдер кыенсынып читтәрәк тора. Миңа бу нисбәттән безнең пятачокларны күзәтеп, хуплап барган психолог Чулпан Рәхмәтуллинаның фикере кызык тоелды: «Биергә чыгу кешенең эмоциональ ресурсы белән турыдан-туры бәйле. Берәүгә дә, бернигә дә игътибар итмичә, дәртләнеп бии икән, кеше тормыштан ямь таба, яшәргә омтыла».

Безнең максатыбыз да шул бит – җиңел булмаган бу заманда кешеләрнең күңелен күтәрү, үзебезчә, татарча аралашу мөмкинлеге тудыру. Программаны да без нәкъ менә шуларны күздә тотып төзибез. Биюләре дә бар, җырлары да, бүләкләре дә.

Нәкъ бер ел элек башлаган проектыбызны халык чынлап та ярата. Инде редакция белән дуслашып алган шәһәрдәшләребез бихисап. Әйтик, тумышы белән Сарман кызы Лена Хафизова беренче көннән үк бер генә биюне дә калдырмый. Бу юлы ул су салынган тазда биеп рәхәтләнде. 

Танылган җырчы Сәрия Нәбиуллина да һәр пятачокта катнаша. Халык та ярата аны, безгә дә бик ошый. «Исеңдәме, иркәм» җырына сызгырып та җибәрсә! Интернетта хәзер Сәрия ханымның үзенең адашы белән парлашып «сайраган» видеосы йори. Җырчы сәхнә артына чыккач эзләп тапкан аны Нурлат Сәриясе. «Сезнең кебек мин дә сызгыра беләм, әйдәгез, бергәләп!» –дигән. Аларны күзәткән җырчы Рафис Кәлимуллин карап торды да: «Менә ичмасам Чаллы!» – дип елмаеп башын чайкады. 

Алып баручыларыбыз Резидә Ганиева белән Илнур Гомәровны да сагынганнар. Бер тамашачыбыз хәтта рәхмәт йөзеннән Резидәнең кулларын килеп үпте. Илнур Төркиягә ялга киткән иде, Аллаһның рәхмәте, кайтып җитте. «Эх, Чаллы пятачоклары!» җыры, һәрвакыттагыча, тере тавышка яңгырады. Безнең бәйрәмнең гимны ул!

«Шәһри Чаллы»дан – пятачок» проекты шәһәрдәге мәдәни проектларның иң саллыларыннан берсе. Минем тынгысыз коллективым аңлап, теләп әзерли аны. Халык ярата. Бу юлы минем сәхнәдән «Шәһри Чаллы» сезнең белән! Сез безнең беләнме?» диюемә дәррәү «Әйеее!» дигән җавап ишеттек. Мондый хөрмәткә җавап – июнь ахырында пятачокның икенчесе булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев