Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов: «Тәтишка, синсез бүтән яши алмыйм!»
Җырчы элекке тормыш иптәше белән дуслашырга тели.
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов моннан берничә ай элек тормыш иптәше Эльмира (социаль челтәрләрдә аны Тәтишка дип беләләр) белән аралары суынуын, ә соңыннан аерылганнары турында хәбәр иткән иде (моннан укы). Шушы көннәрдә җырчы элекке тормыш иптәшенә мәхәббәтен аңлатты. Бер кешелек көймәгә утырып, елга уртасында хисләре белән уртаклашты.
– Тәтишкам, барысы да синең өчен! Мин сине бик каты яратам! Синсез бүтән яши алмыйм! Гафу ит мине! Әйдә дуслашыйк әле, – дигән Ришат Фазлыйәхмәтов.
Фото: социаль челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев