Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина: «Балага курка-курка тотына идем»

Яшь әни хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Беренче тапкыр әни булганда кичергән хисләрне үзе яңа гына бәби алып кайткан анадан да яхшырак җиткерә алучы булмас. Күпләр яратып өлгергән җырчы Зөлфирә Шәйдуллина хис-тойгылары белән бүлеште. Ире җырчы Алмаз Мирзаянов белән алар 5 ноябрьдә әти белән әни булдылар. Кызчыкларына Нәзирә дип матур исем куштылар.

- Кызыбызны алып кайткан көннән бирле яныннан киткән дә юк, китәсе дә килми. Апаларның балаларын үстерергә ярдәм иткән бар иде, әмма үз балаң бөтенләй икенче дөнья икән ул! Җәннәт исе килә аннан, чыннан да! Аллага шөкер, кулга алып сөя торган инде хәзер. Беренче вакытларда кай җиреннән тотсам авыртмас икән дип курка-курка тотына идем. Ярдәм итәр кешеләр дә күп, Аллаһка шөкер! Тигезлектә сабыебызны үстерергә язсын! - ди бәхетле әни.

Шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, 17 ноябрьдә Чаллыда Алмаз Мирзаяновның 35 яшьлек юбилеена багышланган шигъри-җырлы концерты узды. Анда яшь әни Зөлфирә Шәйдуллинаның да җырлавы нур өстенә нур булды. Чыгышыннан соң да аны кабат сәхнәгә чакырып алдылар.

- Яңа бәби табып инде сәхнәдә сикереп йөри дип ачуланучылар бардыр. Тик мин шундый мөһим көндә Алмазымны үзен генә калдыра алмыйм, - дип иренә ихлас хисләрен җиткерде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм мәдәният