Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Журналист Рәмис Латыйпов Камал театрының булачак бинасы турында үз фикерен әйтте

Журналист яңа бина турында ни уйлый?

- Камал театрының булачак бинасы. Ошыймы? Миңа, беренче чиратта, театрның үзәктән ераклашуы ошамады. Әлеге урыны әйбәт, дип уйлыйм. Татарга кагылышлы әйберләрнең читкә чыгарылуы ошамый. Тегесе дә бик ерак түгел, дөрес, әмма бусы шәһәрнең үзәге, әйтик, Казанны карарга килгән туристлар күз алдында. Ияләшкән урын. Аннары, хәзерге урынында мәйдан юк дигән сүз дөрес түгел инде, яңа бина салырлык урын бар бит анда. Менә Бауман урамындагы борынгы бинада Качалов театры утыра бит, бер дә стоянка да, урын да җитми дип, Кабан артына китмиләр, ияләшкән урында утыралар матур гына. 

Бу бәйгене уздыру театр куыла, дип, тавыш чыгаручыларга бер җавап кына булды сыман – менә, без татар җәмәгатьчелеген дә җәлеп иттек дияр өчен генә шикелле. Имеш, төрле кешеләрне чакырдык (мэрия үзе билгеләде аларын, нинди принцип буенчадыр), һәм шул кешеләр сайлады. Ә калган тамашачылар бу тавыш бирүдә ни дәрәҗәдә катнашты? Жюриның да тавыш бирүе ни дәрәҗәдә бу проектны кабул итүдә роль уйнады икән? Кичә бер проектны биик яклаганнар иде, бүген икенчесе җиңеп тә чыкты) – әллә төн эчендә фикерләре үзгәргән, әллә сайласагыз да, сайламасагыз да, монысы була, дигәннәр жюрига. 

Матурлыгы буенча бәхәсләшергә була инде анысы. Ияләшербез дә. Әмма бинада 600 урын булуы! Монысы заказчылар таләбе, безнекеләр шул урын җитә, дигәннәр икән. 38 мең квадрат метр, ди, мәйданы, ә шунда 600, 200, 50 урынлы өч зал. Монысы ошамады. Безнең калын кабыклы әфлисун кебек курчак театры бар инде – тыштан караганда галәмәт зур, эчендә урын юк. Ә ул галәмәт зур бина ничек эшләячәк икән соң? 

Презентация вакытында, моның тышын ничек юачаклар, дип сорадылар. Бу да урынлы сораудыр. Салган вакытта Казан ЗАГСы – казан да бик матур иде, бакырның төсе уңгач, ялтырамый хәзер. Театр бинасын җуып торырбыз, чиста булыр, диделәр инде үзе. Кар яуганда, түбәсендәге өчпочмак араларына кереп йөри торган роботлары бар микән? 

Хәзер кабул итү-итмәү турында сүз була алмыйдыр да. Карар кабул ителгән, ияләшә торыргадыр. Илле кешелек залда спектакль каравы кызыграк та булыр, бәлки... «Зәңгәр шәл»не. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы