Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
Зифа Кадыйрованың яңа китап геройларын урланган яшьлек, мәхәббәт һәм хыянәт, рәнҗеш берләштерә
Иреннән китеп туган нигезендә яши башлагач, Зөһрә гомерендә дә күрмәгән әнисе белән очраша. Әнисе аңа улын тудырырга булыша...
-
Зифа Кадыйрованың яңа китабы чыкты
«Урланган яшьлек» китабы 10 мең данәдә басылды. Тиздән аны китап кибетләреннән сатып алырга мөмкин булачак.
-
Язучы Рушания Гыйләҗева кризистан чыгу юлларын үзенчә аңлата
Бүгенге кризис чорын ничек үтәсез? Газета укучыларыбызга шундый сорау бирдек.
-
Зифа Кадыйрова: «Китабыңны көчләп укытып булмый»
Соңгы елларда әдәбият мәйданына Зифа Кадыйрова килеп керде. Ул үзенең халыкчанлыгы, әсәрләрен гади телдә язуы белән халыкның мәхәббәтен яулады. Китапларын гади кешеләр дә, җитәкчеләр дә, кулдан-кулга күчереп, елый-елый укыйлар. Аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрне карап, хәтта ирләр дә елый. Маляр, ташчы, кондуктор, юлчы булып эшләгән гади хатынның бу кадәр популярлыкка ирешүен әллә нинди премияләр алган язучылар өнәп тә бетерми, әмма 6 китап чыгарган Зифа ханымнан әдәбият сөючеләр яңа әсәрләр көтә, чөнки ул – һөнәре буенча язучы булмаса да, халык мәхәббәте премиясенә лаек шәхес. Аның кайбер китаплары 7-8 тапкыр чыгып, таралып бетте. Газета укучыларыбыз Зифа Кадыйрованың яңа китабы кайчан чыга икән дип кызыксына. Язучы белән очрашып, төрле темаларга әңгәмә кордык.
-
Мөнирә Сафина: «Хикәяләремне рөхсәтсез алып, акча эшләүчеләр, хәтта язучы булып китүчеләр дә булды»
Мөнирә Сафина белән безне газета укучыларыбыз таныштырды. «Аның әсәрләре укып туймаслык, шуларның берсен сәхнәләштерәсебез килә, тик таба алмыйбыз, ярдәм итегез, зинһар», – дип шалтыратты алар безгә. Озак уйлап тормадык, Мөнирә ханымның үзен табып сөйләштек. Ул Арча районы Симетбаш авылыннан, бүгенге көндә Биектауда яши. Аның белән әңгәмәне укучыларыбызга дә тәкъдим итәбез.
-
Язучы Айдар Хәлим: «Бер канатсыз килеш сиксән ел очарга мөмкинмени?»
Инстаграм социаль челтәре тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнеп бара. Олысы да, кечесе дә – шунда. Анда нәкъ тормыштагыча: кемдер эшли, кемдер ял итә, кемдер авыз тутырып ашап утыра, кемдер ара-тирә акыллы, кызыклы фикерләр әйтеп куя.
-
Иҗат сәхифәсендә - яшь автор Лилия Гыйбадуллина (+шигырьләр)
Татарстан китап нәшрияты яшь авторларның шигырь җыентыкларын тәкъдим итте. «Яшь шагыйрь, язучылар өчен үз китабыңны булдыру — зур вакыйга, бүгенге чара аларга киләчәктә дә туктап калмаска, иҗат итәргә омтылыш бирсен иде», — диде Татарстан китап нәшрияты генераль директоры һәм идея авторы Илдар Сәгъдәтшин.
-
Факил Сафин: «Хатыным миңа комачауламады»
Җәмгыятьтә гаиләнең әһәмиятен арттыру максатыннан, 8 июльдә илебездә, республикада һәм шәһәрдә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү чаралары уза. Тантаналар сараенда Чаллының үрнәк гаиләләренә мәхәббәт һәм тугрылык медальләре тапшырыла. Быел бу бүләккә Ләйсирә һәм Факил Сафиннар лаек булды.