Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Иҗат

Яраларың белән яратырмын (5нче бүлек)

Алар Чаллыга кайтканда, Алмаска чакыру килгән иде инде.

Кичен ул бөдрә чәчле, гел көлеп торган бер чибәр генә егет белән килеп керде.– Асия, бу минем брат була, ярдәм кирәкме, башка нәрсәме, шуңа обращайся, мин иртәгә китәм, яңа елсыз кайтмыймдыр. Син, брат, минем дуска ярдәм итеп тор, тик кара аны, Айзат чамала...
Алар Чаллыга кайтканда, Алмаска чакыру килгән иде инде. Кичен ул бөдрә чәчле, гел көлеп торган бер чибәр генә егет белән килеп керде.
– Асия, бу минем брат була, ярдәм кирәкме, башка нәрсәме, шуңа обращайся, мин иртәгә китәм, яңа елсыз кайтмыймдыр. Син, брат, минем дуска ярдәм итеп тор, тик кара аны, Айзат чамала... – Тик браты, ничек кенә җитди булырга тырышмасын, пырх-х итеп көлеп тик тора. Ул, ахрысы, аның бер тәүлек эчендә "өйләнеп" мең чакрым җәһәннәмдә йөреп кайтуын күз алдына китереп көлә иде. Алар арасында нинди сөйләшү булгандыр, анысы Асиягә караңгы иде. Айзат тулай торакка атнасына бер килеп, кызлар кыскалап, кычкыртып, күңелләрен күтәреп кайтып китә. Үзе гел елмаеп-көлеп кенә тора.
– Кара әле, җиңги, ни мохтаҗлыгың бар, әйт – үтим. Брат көн дә хат язып сорап кына тора, үтәмәсәм – бетте баш! Ни кирәк, шуны табып бирәм, син әйт кенә. – Син алтын балыкмы әллә? – дип көлә Асия.
– Әйе, дус, шулай дип уйла. Айзат, чынлап та, чын дус булып чыкты, хәл белергә кергәндә ипиен-сөтен күтәреп керә. Алмастан көн дә хат килеп торды, ничек вакыт тапты, хат килмәгән көн сирәк иде. Ай ахырында конверттан биш тәңкә акча да килеп чыга: Асия өчен зур ярдәм, тулай торакка ике айга түләргә җитә бит, кырык сум стипендиясен алар белән дә бүлешә иде. Көзен, октябрь ахырында, кабат әнисе чакырды. "Кайтыгыз, ач ятмагыз, бәлки картинәң баланы карап торыр, ярдәм итәм диде", – дип чакыргач, кире авылына кайтып китте. Бу юлы ул инде курыкмыйча кайтты – "ире барын беләләр, алып кайтып күрсәтте бит!" Гыйнвар башында малайга бер яшь тула, эшкә чыгар вакыт җитә, ә куяр урын юк, балалар бакчасына чират бик зур. Авыл – авыл инде, кырык эше кырык якта кырылып ята. Бигрәк тә ялгыз хатынга авылда ир-атсыз дөнъя тарту бик авыр шул. Әнисе – көнозын эштә, йортта эшнең бетәсе юк. Көз көне маллар йортка кайтты, ике үгез симертеп суеп сатылды, каз өмәсе узды. Азрак бушагач, Асия район үзәгенә барып кайтырга булды. Юлда элек бергә тулай торакта яшәгән танышын очратты. Хәл-әхвәл сорашып тордылар, аннан, Асиянең һушын алып, ярып салды танышы: – Син киткәч, Рифат прокуратураларга барып йөрде, судка бирә калсаң, алимент түләтәләрме-юкмы диеп белешергә.
Җир тишеге булса, төшеп китәр иде, нык гаҗәпләнде Асия. "Аның бит моның турында уйлаганы, судлашырга җыенганы да булмады, кешеләр белергә дә тиеш түгел иде. Моны ничек аңларга? Ул бит аны җирдә аннан акыллы, аннан яхшы кеше юк, диеп яши. Бу ничек диеп атала: хыянәтме, сатлык җанмы? Ул бит, болай да, үзем генә гаепле, дип яши. Аңа бер авырлык китермәскә тырыша, ә хәзер ни эшләргә соң? Юк, барысына түзәм, әмма мондый итеп мине түбәнчелеккә төшерүеңне кичерә алмыйм". Баланы алып калырга инәсенә абыйлары рөхсәт итмәде: "Үзе тапкан – үзе карасын", – диделәр. Яңа елга ике көн кала иртән җыенып юлга чыкты, иңендә ике сумка, бала. Әнисе аның китәсен белми эштә калды, юкса, озатыр иде, иң дөресе – әнисенең күз яшьләрен күрәсе килмәде. Мәңге онытмас Асия ул чактагы юл газабын, беләктәге баланың авырлыгын, перронда адашып поездга җитешә алмый утырып елаганын, Бөгелмәгә килеп төшкәч, шыплап тулган автобуска иң соңгы кеше булып кереп, бала күтәргән килеш ишек төбендә юл буе басып кайтуын, һәм аннан соң атна буена куллары сызлавын. Аннан яңа ел кичәсендә, баланың тән температурасы күтәрелеп, хастаханәгә ятарга керделәр.
Айзат килде хәл белергә, Алмас ползуноклар җибәргән иде посылка белән. Ятканның өченче көнендә көтелмәгән хәл килеп чыкты: баланың башында бет! Күрүгә кычкырып җибәрде: "И, улым, улыкаем, нишләтте сине әниең?" – Баланың ефәк йомшак чәчләрен берәмтекләп-берәмтекләп актарып чыкты – башы чип-чиста иде. Үзенең башы кычыта башлады, чәчен умырып тотты. "Бу ни хәл? Кешедән оят". Асия коты алынып ванна бүлмәсенә килеп керде, анда таракан агуларга диптер инде, дихлофос тора. Шуны сиптерә дә кран астына кайнар суга тыга. Бер атнадан биленә җитеп торган калын чәче учма-учма булып коелды, туп-турыга катып "өч бөртеккә" калды. Хастаханәдән чыгу белән, төбеннән кистереп атарга туры килде. Айзат аны күргәч куркып ук китте: "Дус, ни булды сиңа, ник кистердең дулкын-дулкын чәчеңне? – дип уфтанды. – Бөтен матурлыгың чәчеңдә булган икән!" – дип тә өстәгәч, Асия гарьләнеп тә, чәчләрен кызганып та елады.
Кибетләрдәге ул хәерче заманалар... Чират торып балага ике ползунок ала алсаң – бер бәхет. Алмас һәрвакыт: "Дус, хәлең ничек, ярдәм кирәк булса, оялып торма, Айзатка әйт", – дип яза торган булды. Асия үзендә аңа карата хөрмәттән башка бернинди дә хис тоймады, аның өчен ул дус булып, терәк булып калды. Алмасның әле ике ел укыйсы бар, аннан, аның бит йөргән кызы да бар. Бер айга якын бала белән дәваланып чыкканда аларны Айзат каршы алып, тулай торакка кайтарып куйды, алай гына да түгел, өр-яңа бала караваты да китереп җыеп куйды. Аңа чаклы ана белән улы тар гына тимер койкада йоклыйлар иде.
– Менә, дус, иркенләп йоклагыз инде, – диде. Шундый зур бүләк иде ул – улына яшь тулып бер ай дигәндә, алар, беренче мәртәбә, җиһазлы булдылар. Ничәмә еллар үтте, ә ул һаман шул шатлыклы көнне хәтерли. Март аенда бала караучы табып Асия эшкә чыкты, ай ахырында алган җитмеш алты тәңкәнең иллесен һәм колбаса белән май талоннарын аңа бирергә туры килде, калган егерме алты тәңкәгә ай буе яшәргә, тулай торакка түләргә кирәк иде. Кыз чакта кигән ике кыйммәтле матур күлмәген сатып, улына базардан җылы костюмнар алды. Үзенә – көненә өч бәрәңге, ике телем ипи, шешәдә ярты литр шикәрсез чәй. Шулай да, киләчәктә бар да булыр, эшлим бит дигән өмет төшенкелеккә бирелергә ирек куймады. Бүген ул эшкә соңгы бәрәңгесен алып барды, иртәгә нишләргә дип хәсрәткә батып улын алырга керсә: "Улыгызны алдылар", – ди бала караучы. Асия аптырап китеп чабып кайтып керсә, ни күрсен, әнисе килгән, баланы алып кайтып, бүлмәдә ашарга пешереп йөри. – Ач ятасыздыр инде, дип, гел эчем поша, алып кайтыйм дип килдем. – "И, әнием, изге җан!" – Ник гел посылка саласың, анда бит акчаны күп эшлиләр диләр миңа. Кеше хәлен кеше белми шул, балам.
– И, әни, бүген соңгы бәрәңгене ашаган идек, ипи дә бетте шул. Менә әзерәк эшкә өйрәним дә кичләрен "шабашка" ларга йөреп акча эшли башлармын, разрядны да күтәрерләр. Мин аякка басармын, әни, тик кирегә генә юл юк, мин анда кайтып яши алмыйм.
Бу юлы әнисе алар янында өч көн булды, үзе белән баланы да алып кайтып китте. Август башында Уралда печән өсте башлана, шул чакка чамалап яллар алып кайтырга иде исәбе. Кышын туган ягында ишетеп килгән хәбәрдән соң, гел шул турыда уйлап йөрде-йөрде дә, кәгазьләрен җыеп, алиментка бирде. Язган хаты бар иде, "алиментка бирсәң, түләрмен" дигән. Юк, ул ничек кенә ач интекмәсен, акча өчен генә аның белән судлашырга җыенмады: аның кылган кыланмышына аңлатма таба алмады, кирәкмәгән кешеләр алдында фаш итүен кичерә алмады Асия. Җәй уртасында разрядын күтәрделәр, акрынлап эшкә өйрәнеп "шабашка" ларга да йөри башлады. Булган эшләгән акчаларын улы янына кайтканда тәм-томнар алырга саклады. Аннан авыр чакларда үзенең яхшы киемнәрен сатып бетергән, өстенә кияргә юньле бернәрсәсе дә калмаган иде. Кибеттә юньле бернәрсә юк, автолавкалар килә, анда – җир буе чират. Менә бүген дә эштән кайтышлый, зур кибет алдында автолавка машинасын күреп, автобустан төшеп калды. Апельсин саталар, кулга ике кило бирәләр. Кырыклап кеше чиратта. Асия ике кило апельсинын сумкасына салганда караңгы төшә иде инде. Шулай да, кабат артка китеп басты: күчтәнәчкә тагын алмакчы булды. Тик, чират килеп җитүгә, сакта торган каланча хәтле милиционер: "Син алдың бит инде", – дип алдына килеп басты. Ничек кенә: "Бәләкәй улыма күчтәнәчкә, еракка алып кайтырыем", – дип аңлатырга тырышып карамасын, тыңларга да, ишетергә дә теләмәде, кыскасы, алдыртмады. "Их, килер бер заман, әрҗәсе белән алып кайтачакмын, бу тормыш гел шулай бармас" дигән хыяллары белән тулай торагына кайтып кергәндә сәгать төнге унберне күрсәтә иде инде.
Август башында авылга печән әзерләшергә кайтып китте. Ул кайтып кергәндә улы идәндә уйнап йөри иде. Асияне күрүгә карт әбисенең итәгенә ябышып елап җибәрде, әнисен танымады. Асия баласына кушылып еларга тотынды.
– Улым, менә кара, мин сиңа апельсин алып кайттым, кара әле, кил әле. Әнине шулай тиз оныталармыни?! – Бала карый да елый. – Картинәй, улым миңа үпкәләп елый түгелме соң? – Елаудан туктап бераз карап торгач, бала кулларын әнисенә сузды, исенә төшерде, күрәсең. И тәмле дә, татлы да иде соң улы, сагынудан тыны буылды.
Ялгыз хатын булса да, әнисе малны күп асрый. Печәнгә бар тәртибе белән әзерләнә: һәрвакыт яңа суелган сарык ите, каймагы, ачы балы, мәтрүшкәле чәе – барысы бар. Гәүдәсе кечкенә булса да, киерелеп, рәхәтләнеп чаба печәнен. Иртә таңнан торып ун чакрым ераклыктагы печәнлеккә кайда җәяү, кайда ат белән барып, көннең буе эшләп караңгы төшкәндә генә кайтып керәләр. Ә бала әнисенең кайтуын көтеп капка алдыннан керми, өй нигезендә көтеп утырып йоклап китә, әнисе күтәреп кертеп сала да төннең буена күкрәгенә кысып йоклый, аның татлылыгы, үзенә генә хас бала исе. Туп кебек түгәрәк, үзе тыныч, сабыр баласы – йөрәк парәсе. Бирелгән яллары бетте, китәр вакыты та җитте. Улын тагын калдырып китәргә туры килде. "И Рифат, сиңа иң кызыгын сөйләргә онытканмын, берчакта әниең килде оныгын күрергә, шундый матур хатын, елый-елый сөйде баланы, синең адресны миңа ул бирде, без аның белән бераз хат та алыштык. Шулчак ул: "Рифатка әйтми булмас безнең хатлашканны, бик ачуланыр микән...", – дигән иде. Күрәсең, син ачуландың әниеңә, башка язмады. Мин аңа үпкәләмәдем, ана бит үз баласына каршы бара алмый, үскәч улымны әбисенә бер алып кайтып күрсәтермен дип, үз-үземә сүз бирдем". Беренче оныгы иде бит, Арысланны елый-елый сөйгәндә йөрәге өзгәләнгәнне күреп торды бит.
Асия килгәндә инде сентябрь иде. Алмасның да каникуллары бетеп, китеп барган, алар бу юлы да очраша алмадылар. Ә Рифаттан ничәмә телеграмма – "переговорга" чакыру килгән, Асия берсенә дә җавап бирмәгәч, хат язып салган: "Әйдә, мин хатыным белән килим, сөйләшик, үзем ярдәм итәм, алиментка биреп мине хур итмә", – дигән. "Әй, мәхәббәт, әй, сатлык җан..."
Көзен балалар бакчасыннан урын бирделәр, Асиягә баланы авылдан кайтып алып килергә кирәк иде. Бригадада бергә эшләгән бер яшь кыз: "Мин шабашка таптым, әйдә барып эшләп карыйбыз", – диде. Әле икесенең дә әллә ни тәҗрибәләре булмаса да, бер бүлмәле фатирга ремонт ясарга алындылар. Эштән соң Яңа шәһәргә китәләр дә төнлә генә кайталар. И, замана, ни автобуслар йөрми юньләп – ярты шәһәрне җәяүләп төнге бердә, икедә кайтып егылалар. Ун көндә икесенә алтмышар тәңкә акча эшләп алдылар. Яшьлек бит ул, арулар да онытылды. Асия авылга кайтканда күчтәнәчләр, бүләкләр алырга дип "Юбилейный" дигән зур магазинга барып килергә булды. Ул тирәдә һәрвакыт чегәннәр өере йөри, аларны урап узмакчы булды, ә алары, сизгәндәй, аны сырып алдылар. Башта кулыннан перчаткасын тартып алдылар, аннан үзен стендлар артына төртеп керттеләр. Каргалар кебек җыенысы берьюлы каркылдыйлар, җибәрмиләр...Бераздан ул бөтен акчаларын елый-елый чыгарып биргәнен аңламый да калды. Карт чегән хатыны: "Менә иртәгә кич бер бөтен ипи, бер пачка тоз алып кил, дога укыйм да акчаңны алып китәрсең", – дип, этеп дигәндәй килгән юлына чыгарып бастырды. "Шабашка" акчалары белән бергә айлык хезмәт хакы да юкка чыккан иде. Асия ике кич рәттән килде чегәннәр сукмагына. Их, рәнҗеде дә соң бу халыкка: "Күрәзәчеләр, имеш, күрмәделәр микәнни соң кечкенә сабые әнисен көткәнне? Әнисе белән әбисен күчтәнәчләр, бүләкләр белән сөендермәкче булган иде бит. Әй, бу тормыш..."
Яңа ел алдыннан алып килде үз янына улын, аңа инде 2 яшь тула иде. Беркөнне аны үзе эшләгән җиргә алып барды. Түп-түгәрәк, гел елмаеп кына торган малайны бригада хатын-кызлары сырып алдылар. Бәлки шул көнне бригаданың карашы үзгәргәндер аңа карата. Ул инде теге ...ирсез бала тапкан кыз түгел, ә әни булып, матур гына ул үстереп килгән яшь хатын буларак хөрмәткә лаектыр. Улын балалар бакчасына урнаштырып, тагын киләчәккә өмет белән яши башлады. "Кеше ни әйтер икән", – диеп кешедән читтә качып утыра торган куркак куян түгел иде ул хәзер: бар кеше белән бер өстәл артында утырып ашый, шаяра, уйный, көлә. Әле аңа нибары егерме ике генә бит. Бар байлыгы – улы да хөкүмәт биреп торган бер тимер карават.
Акчалар түләтә башлагач, үзендә булган баланың фотосын әти кеше конверт эченә салып кире җибәрде, артына: "Балаң үскәч, мин дә аны алиментка бирермен", – дип язып куйган.
Алимент килде диеп Асия бер дә сөенмәде, йөрәктә ачы яра гына иде. Мәхәббәтнең янганнан калган көле ярага сипсәң дә, авыртуны баса алмас шул.
Улын балалар бакчасыннан алып, әле кибетләргә дә кереп кайтып кергәндә, бүлмәдә ят егетләр күреп читенсенеп калды. Көз җиткәндәрәк аның бүлмәсенә тагын яңа кызлар керттеләр. Алар танцыда егетләр белән танышып кайтканнар, менә кунакка да килеп җиткәннәр. Асиянең моңа бик ачуы килсә дә, кая барасың: "Общагада яшь бала белән дә яшәргә ярамый", – дип кенә авызны ябалар. Ишек төбендә егетләрнең берсе беркемгә катышмый шым гына утыра. Вакыт-вакыт Асия белән бер-берсенә карашып алалар. Асия улын чишендереп урынына утыртты да кухня ягына чыгып китте: быел көз аларга уртак аш бүлмәсе ясадылар, хәзер бүлмәдә пешермиләр. Асия бүлмәгә кергәндә теге егет баланы кулына алып күтәреп йөри иде.
– Елый.
– Бу чаклы чит кеше күрсәң, син дә еларсың, – диде Асия ачулы гына, улын аның кулыннан алып.
Шушы көннән ул егет кергәләп йөри башлады. Килә дә бала белән уйнаган була, үзе астан гына Асияне күзәтә. Асия моны сизеп тора, бу төптән юантык егеткә үзе дә күз салып алгалый. Эштән "эт булып" арып кайткач, бала әйберләре юарга, үтүкләргә, ашарга да пешерергә кирәк, егетләр кайгысы калмый. Иртән биштән торырга кирәк. Шулай да үзенә сүз биреп куйганы бар:
"Кем баламны ярата, шуңа гына тормышка чыгам, үзем ничек тә түзәрмен", – дигәне. Тик, Рифатны күңелдән беркайчан да китмәсә, шулай өчәү яшәргәме? Эштә дә, юлда барганда тукталыш арасын үткәнче дә гел аның белән "сөйләшә" бит, улына ике яшь тулып китте, ул һәр минутын аңа "сөйли". Асия кем белән дә булса очрашырга әзер түгел иде. Самат алар бүлмәсәнә еш килә башлады, баланы гел үзенә ияләштереп бетерде. Асиягә бәйләнмәде, исе дә китмәгән кебек, бала өчен генә киләме, аңлашылмый иде. Асиянең Чиләбедә институтта икетуган апасы укый, менә шуның белән таныштырганда ничек булыр иде микән? Болай, акыллы егеткә охшаган. Кышкы студентлар каникулында апасын чакырды:
"Әйдә, кил әле, бер егет белән таныштырам". Апасы килде, ә егет үч иткәндәй килмәде дә, күренмәде дә. Апасы бер атна кунак булып кайтып китте. Шулай кыш үтте, яз җитте. Гөрләвекләр ага башлады, авылдагы кебек булмаса да, күңелгә монысы да тансык. Апрель башлары иде, улын балалар бакчасыннан алып ашыкмый гына кайтып барган юлда Самат очрады. Әллә көтеп торган, әллә үзенең тулай торагына кайтып барышы... Туктап көтеп торды да баланы кулына күтәреп алды. Бала шатланып аның кочагына ташланды. Алар малайны икесе ике яктан җитәкләп алдылар һәм, әле саздан күтәреп, әле йөгертеп, шаярышып кайттылар. Көн дә шулай кабатланып, атна буе урамда очраша торган булдылар. Бала аны күрү белән шатлыгыннан чырылдап җибәрә:
– Самат абый! – Тик бер атнадан Самат юкка чыкты, ә бала көтә, урамнан өйгә кертеп булмый. Асия аның югалуын үзенчә юрады. "Егет кеше бит, ул ирекле, без ник кирәк аңа... Уйламаска, көтмәскә иде дә бит үзен, бала аннан да ныграк көтә. Ир балага әти кирәк икән шул. Ярый, ныклап күнеккәнче ташлавы яхшы". Бер ял көнендә бала белән кич йөрергә чыкты, матурлыкка хозурланып, онытылып ял итте.
"Һай, киче шундый матур, шомыртлар ап-ак чәчкәдә, кем утырткан аларны бирегә? Әллә монда электән әрәмәлек булды микән? Шәһәр бит ничәмә авылны йоткан инде, авыл гынамы, күпме басу, болыннар торып калган шул асфальт, таш йортлар астында". Мәләкәс буенда уйланып утыра торгач төн җиткән. Аста, елга буенда, яшьләр волейбол уйныйлар.
"Бигрәк күп инде яшьләр, дөнья гөр килеп тора. Улы коляскасында йоклап китте, арыды шул инде саф һавада йөреп. Кайберәүләр әнә су керәләр, юкса, иртә бит, май уртасы гына, суы да салкындыр.
 Зифа Кадыйрова
(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зифа Кадыйрова «Яраларың белән яратырмын»ә