Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Иҗат

Яраларың белән яратырмын (7нче бүлек)

– Менә минем караватка ят, мин Гомәрнекенә ятам.

– Икесе ике караватта күз дә йоммыйча таң аттырдылар, иртән бергә торып чәй эчтеләр, бергә тукталышка киттеләр... Иртән автобус тукталышы кырмыска иләве белән бер: халык һәр автобусны штурм белән ала, салон бүселгәнче тула. Самат як-ягына боргаланды: халык арасыннан таныш сынны эзләде, вакыт-вакыт артына да караштырып алды.
– Менә минем караватка ят, мин Гомәрнекенә ятам. – Икесе ике караватта күз дә йоммыйча таң аттырдылар, иртән бергә торып чәй эчтеләр, бергә тукталышка киттеләр... Иртән автобус тукталышы кырмыска иләве белән бер: халык һәр автобусны штурм белән ала, салон бүселгәнче тула. Самат як-ягына боргаланды: халык арасыннан таныш сынны эзләде, вакыт-вакыт артына да караштырып алды. Гөлсем, автобусы килсә дә, утырып китәргә ашыкмады, һаман нәрсәгәдер өметләнеп, соңгы сүзне көтте. Тик Саматы гына аның барлыгын да оныткан иде бугай: каядыр текәлгән. Гөлсем дә Самат караган якка борылып карады. Аннан тәненә сыланып торган кара водолазка, зәңгәр джинсы кигән бик чибәр генә кыз килә иде. Ул аны бик кызыксынып күзәтте: иртә таңга да карамастан бик матур итеп буянган, чәчләрен бик килешле итеп тараган, нечкә бил, тулы күкрәкләр... Ир-атны ымсындырырлык матур иде шул. Хатын-кыз үзенең көндәшен әллә кайдан тоя бит ул, Гөлсем дә ялгышмады – Самат бөтен зиһене белән текәлеп каткан. Көнчелек газабы бөтен тәненә ут булып капты, ярыңны бирү җаныңны бирү белән бер икән. Гөлсем, хәленнән килсә, Саматның күзен каплар иде. Ә ул кызны, йокылары туймаган егетләргә кадәр уянып китеп, кызыксынып күзәтәләр, кемдер сүз катып танышып калырга тырыша, ә Самат – уртын чәйни. – Автобус килә, мин киттем, сау бул! – диде дә теге кыз утырасы автобус артыннан тукталды. Көтмәгәндә Гөлсем аның күлмәгенә ябышты. – Юк, бу синең автобус түгел, җибәрмим, китик моннан, китик Казанга, – аның күзләре мөлдерәмә тулы яшь иде. Алар тарткалашкан арада автобус кузгалып китеп тә барды.
– Юк, Гөлсем, юк, мәңге юк! – дип кычкырып әйтте Самат һәм килеп туктаган арттагы автобуска кереп юк булды.
Төзелеш авыр эш шул ул, кешене кырысландыра. Асия дә хәзер елак, канаты каерылган мескен хатын түгел. Үз-үзен генә якларлык, талашып, тик торганда кешегә ташлана торган гадәте булмаса да, бер күтәрелеп каравы җитә. Иртән автобуска утырганда Саматны тагын теге кыз белән күреп калды. Кәефе китте. "Әлегә үзе дә аңламый: ник, нәрсә борчый? Белә бит, әйтте бит – йөргән кызы бар, ә бәлки хатыныдыр да, ул чагында ник миңа бәйләнә, ник бала белән уйный? Ярый, ух-х, менә хәзер якын килеп кенә карасын".
Асия эштән, тагын кибетләрдә дә йөреп, кичке сигезләрдә генә кайтты.
Лифттан чыгуга, тәрәзә яңагына сөялеп баскан Саматны күреп алды һәм, тагын каядыр качарга теләп, тиз генә лифт төймәсенә басты, тик Самат аягын тыгып өлгергән иде инде. Асия җан ачуы белән:
– Якын килмә, чыраеңны умырам, хатының янына кайт! – дип кычкырды, тик Саматтан болай гына котылып булса икән.
– Кирәк бит, син ачуланганда тагын да матураеп китәсең, бит алмаларың алсулана, күзләрең ут яна, ух, тотып ашыйм хәзер. Кил әле монда, сөйләшик әле, нинди хатын уйлап чыгардың тагын. – Ул аны лифттан суырып кына алды. Ике беләгеннән кысып тотты да күзләренә текәлде. Асияне туктатырмын димә, чынлап торып һөҗүмгә күчте:
– Бергә төн кунгач хатын булмыймыни? Иртән тукталышта бергә тора идегез бит. Көндез мине куалап бимазаладың, төнлә – аны. Җаның бармы-юкмы синең? Ул да кеше, мин дә кеше – тере җаннар. Мине дә таптап үттеләр бер, башка мине инде беркем таптамаячак, ал кулыңны миннән, – диеп тыпырчынды. "Ах, көче җитсәме Асиянең, җитмәсә, ике кулы да буш түгел, чәбәләнеп кычкырудан ары китә алмый".
– Син, кире беткән хатын, тыңлыйсыңмы мине юкмы, тотып ярам бит хәзер, әйдә сөйләшик дим. – Яннарыннан ары-бире үтеп-сүтеп йөрүчеләр булмаса, бәлки, кем белә, сугышып та китәрләр иде. Икесенең дә, сөзешергә җыенган үгез кебек, каннары кайнап чыккан иде. – Әйдә әйберләреңне кертеп куй, урамга чыгабыз, шунда сөйләшәбез. Миннән котылырмын димә, Асия. Мин җүләр дә, җанвар да түгел, тик син мине кирелегең белән чыгырымнан чыгарасың.
Асия уйлады-уйлады да: – Ярый, сөйләшәбез һәм нокта куябыз, – дип, ризалашты. Урамга чыгып, ерак түгел бер эскәмиягә барып утырдылар.
– Мин сине бүген иртән күргәч, бер нәрсәне аңладым: минем сине беркемгә дә бирәсем килми һәм бирмәячәкмен дә, ишетәсеңме? Иртән син күргән кыз белән без бүген араларны өздек. Әйе, ул минем беренче мәхәббәтем иде, тик аның хыянәте үтерде безнең мәхәббәтне, кичереп булмый торган әйберләр дә бар бит. Асия Саматны тыңлады, шул ук вакытта үзенең үткәннәрен уйлады. "Иртән күрде бит ул кызның ябышып елаганын. Асия дә елады, хәзер дә елый. Егетләр ни сөйләмәс, беркем дә үзен гаепле дими инде. Рифат та, әнә, гел аны гаепле итеп калдырды, иркәли, сөя, башын югалта иде, ә Асия, җүләр, ярата диеп уйлап, бөтенләй башын, билдән түбәнен дә югалтып, адәм хурына калмас өчен авылдан чыгып качып..." Иртән күргән ул кыз аңа бик кызганыч иде. – Мин бер әйберне аңламыйм: яратмаган кеше белән ничек үбешеп була, ничек бер ятакта кунып була? Син минем колакка токмач элмә, мин боларны бер үттем инде, нәкъ аның кебек.
– Гөлсем белән безнең мәхәббәт үлгән инде, аны терелтеп булмый
– Ә минеке үлмәгән, мин улымның әтисен – Рифатны яратам.
– Кая инде ул улыңның әтисе? Кая, дим? – Самат тагын кабынып китте.
– Синең кебек, яңа мәхәббәте янында. Бетте, бүтән миңа бәйләнмә, үз юлыңда бул. – Асия пыранлап торып китмәкче иде дә Самат каты итеп беләгеннән эләктереп алды. – Яныңда берәрсен ялгыш күрсәм, Асия! – ярсу белән кулын тартып алды да үзенең тулай торагына таба торып йөгерде. Икенче көнне иртән алар тагын эшкә автобус көткәндә ерактан гына бер-берсен күзәттеләр. "Эт үртәгәндәй, кызыл күлмәген кигән, килешә дә соң үзенә. Ир-атның бөтен зиһенен үзенә җәлеп итә. Баштанаяк карап күз белән чишендерәләр". Бөтен тукталышка: "Минеке ул!" – дип кычкырасы килә Саматның, тешен кысып, көчкә түзеп тора. Ә тагын киләсе иртәләрдә Самат күпме генә ул яшәгән тулай торакка карап күзен талдырмасын, Асия күренмәде. Инде эшкә соңга кала, ә ул юк та юк. Халык эшкә китеп беткәч, Асия ашыкмый гына вокзалга килде һәм, Уфа автобусына утырып, туган ягына юл тотты.
"Алда бер ай вакыт бар: бар да онытылыр, бар да үтәр..."
Асия авылына кайтканда әле кич җитеп кенә килә иде, әнисе эштән кайтмаган, карт әбисе генә берүзе нидер эшләп дөнья көтеп йөри.
– Бәй, балам, әле әниең сине бер атнадан гына кайта дигәние бит.
– И, инәки, бик сагындым үзегезне, Арыслан кая? – диде карашы белән эзләп. – И-и, су буенда инде, балык тота, көннең буена шунда елга буенда утыра. – Мин, алайса, алып кайтыйм аны, син чәй куй, инәки, мин хәзер, – диеп Асия улы янына чыгып йөгерде. Аларның сарай артында гына елга ага, кайчандыр көчле агымлы елга иде дә хәзер инде елдан-ел саега. Асия улын ерактан ук күреп алды: өстендә майка белән трусик кенә, кемдер чыбыктан кармак ясап биргән, сабый шуның белән вак балыкларын тотып, кечкенә уенчык чиләккә җыеп бара. Асия шым гына улы янына килеп утырды.
– Улым, күз нурым, Арысланым минем, – Арыслан акрын гына борылып карады да, кармагын ташлап, сикереп торып әнисенең муеныннан кочып алды. Әнисе белән чупы-чупы үбештеләр. Түп-түгәрәк, йомры гәүдәле бәләкәй "балыкчы" кояшта кара янып беткән, майка эзләре сызып кисеп алгандай.
– Әни, кала әнә балыклал, күп инде шундый, менә кала, – диеп чиләген күрсәтә. Улында Рифатның бар чалымнарын күреп, Асиянең йөрәге кысып куя: йөз кыяфәте генә түгел, хәтта шул балыкка йөрү һәвәслеге дә атасыннан кан белән күчкән, күрәсең. "Их, күрсәң иде син улыңны, яратмый мөмкин түгел бит аны!"
– Әни, хәзел көтү кайта, без Малат белән көтү кашылалга балабыз, аннан зул әни сыел сава да сөт эчәбез, әйдә, – диде мөлаем елмаеп.
– Әйдә бүген мин савам сыерны, сөтнең иң тәмлесен мин сиңа савып эчерәм. – Асия улын күтәреп алып әйләндерде. – И-и, улым, мин сине шундый сагындым бит! – Шушы җәй кичедәй җылы рәхәтлек, йөрәктәге рәхәтлек, шундый гармония, җан җылылыгы, ана бәхете! Ул мондый хисне үз гомерендә беренче тапкыр тойды. Үткән барлык авыртуларны, хыянәт ачысын, алдану, кимсенү, хурлану..." Йә Аллам, барысын күтәрергә көч бирдең, ялгыш адымнардан саклап калдың. Мин бу кичне мәңге онытмам, мин ана булуының иң биек ноктасында, рәхмәт, Ходаем!" Асия баласын сөеп туя алмады. Йөрәкне ярып чыккан йөрәк парәсе әнә улы дәшә:
– Әни, кала, – улы балыкларын үрдәк бәбкәләренең савытына аудара, ә тегеләре аның ярты көн утырып тоткан "байлыгын" комсызланып күз ачып йомганчы юк иттеләр. Аннан соң Арыслан, нәкъ әтисе төсле салмак кына атлап, кармагы белән чиләген өй нигезенә илтеп куйды: – Әни, әйдә, көтү кайта, безнең сыел әләмәгә каса, син әнә тегендәләк тол, мин куам. – Бала чыбыгын кулына эләктереп алып тыкрык башына йөгерде. Авыл очында тузан туздырып кайтып килүче көтү башы күренде. Җиленнәре тулган малкайлар һәркайсысы үз йортына ашыга. Өерелеп кайткан сыер көтүен күргәч, Асиянең коты алынды: әле дүрт яше дә тулмаган малай көтүгә каршы бара! Күрше капкадан Арысланнан биш яшькә зур Марат күренде, ул да торып йөгерде.
– Арыслан, болайга куала, мин монда, – диеп кычкырды анысы. Ике кечкенә малай, үз сыерларын аралап алып, йортка таба куалар.Асия үзе дә шушы балалар кебек мал арасында үсте, курку белмәделәр, ә хәзер менә улы өчен коты алынып тын алмыйча басып тора. Сыер әрәмәгә качмакчы иде дә, Асия, каршысына төшеп, үз капкаларына борып кертеп җибәргәч кенә улына горурланып карап алды, тик баланың күз яшен күреп, аптырап китте: – Бәй, улым, ник еладың?
– Мөлтәт сыел әләмәгә каса, ә анда, уф-ф-ф... әчеттелеп кысыткан сага, мин куркам.
– И, балам, син нинди зур үскәнсең икән, дөнья көтеп йөрисең, – диеп тагын кочып алды.
– Сыел кайтты, сыел кайтты, әни аңа касалга илек бимәде, бимәде, – диде шатланып. – Менә бездә бүген нинди бәйрәм икән, берәүләрнең әнисе кайткан, – диеп малайның башыннан сыйпап сөйде дә Асияне кочаклап күреште. – Зул әни, бүген сыелны әни бзди-бзди итә, миңа сөт билә, – диде бала әнисе ягына елышып. – И, улыкаем, әниең саугач, тәмле булыр инде. – Әйе, тәмле була! – шатлана бала, әнисе "бзди-бзди" иткән сөтнең тәмле буласына чын күңелдән ышанып.
Алар өчәүләшеп гөрләшеп кайтып кергәндә, карт әбиләре чәй әзерләп, тәмле коймаклар пешереп куйган иде . Кайткан шәһәр күчтәнәчләре белән дә чәй эчеп алгач, сыер саварга абзарга чыктылар. Ярата Асия сыер саварга, кечкенә чактан" гашыйк". Арыслан да кружкасын тотып янына килеп басты. Их, татлы балачак, бернинди кайгы-хәсрәтсез балачак. Асия ашыкмыйча гына сыерның җиленен юып сөртте, җиленгә сөт төшеп имидәрдән сөт чәптерә башлады, өйдән алып чыккан ак майны сөртеп, сөт тулышкан имиләрне кысып, чиләк төбенә, улы әйткәндәй, башта "бзди-бзди итеп", аннан инде калын күбек астында гөбер-гөбер китереп, олы бер чиләк сөтне савып алды. Ими төбендә калган куесын сабыр гына көтеп торган улының кружкасына савып бирде. Бала, бераз эчкәч, сөтне сокланып карап утырган әнисенә сузды: "Әни, мә, эс, тәмле!" – Тәмле инде, үзенең ирен өсләре ап-ак күбек. Асия дә тәмләп, балачактагы кебек туктамыйча, ярты кружка сөтне эчеп куйды да, тагын савып алып, улына бирде.
"Их, дөнья ничек матур! Җылы җәйге кич! Онытыла башлаган балачак. Ул да бит кайчандыр әнисе янында шулай кружкасын тотып көтеп тора иде. Аңа да ул чакта җылы сөт белән әни җылысыннан башка берни кирәкмәгән. Шул балачакта озаграк яшисе икән, тик адәм баласы ашыга шул..." – Балалар, бик озакладыгыз, – яннарына зур әнисе чыкты. – Нәрсә, улым, тәмлеме әни сауган сөт? Арыслан сөтен эчеп бетергән, тагын сорый: – Әни, мияуга да киләк. – Әнисе тагын кружка тутырып савып биргәч, бала, сак кына басып, песиләргә сөт алып китте.
– Менә шулай, улым минем дөнья көтә, зур үсте бит инде, – дип куйды зур әнисе. – Әйдә, сепарат әйләндерим дә сыек коймак белән чәй эчеп ятарбыз. Җәйге төн кыска, шулай да тагын җыелышып утырып, тәмләп, яңа аертылган сөт өсте белән, сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Арыслан гына әнисенә сырылып утырып йоклап киткән иде. Асия йокларга яткач та озак кына уйланып ятты. Аның күңелендә тынычлык, куенында борынын төртеп улы йоклый, әле кайчан гына аның Ходай Тәгәләдән ялварып сораганы – җан тынычлыгы иде. Менә килде ул көн! Асия улының маңгаеннан үпте дә, елмаеп үзе дә йокыга китте. Печән өсте, кечкенә ике хатын елдагыча килә торган мәшәкатьләренә тотындылар. Әнисе, елдагыча, сарык суйдырды: яртысын тозлап марляга урап кояшка киптерегә элде, беразын суыткычка куйды. Идарәгә барып ун көнгә чл сорап кайтты. Бу көн шулай печәнгә әзерлек белән үтте. Печән чабасы чалгыларны күрше Кәли абзыйга кертеп таптатып алып чыктылар. Өченче көнне иртә таңнан торып сыерны савып көтүгә кудылар да, ун чакрым ераклыкта яткан печәнлекләренә киттеләр. Арыслан да иртүк торып утырган. – Мин дә әни белән балам, – дип җыена башлады. – Ю-ук, улым, мин кайтуга син күп итеп балык тот, сыерны көтүдән кем каршы ала, мин сиңа күп итеп җиләк алып кайтырмын, – дигәч, бала бик теләмәсә дә , ризалашты. Әниләре печәнгә киткәндә ул да кармагы белән кечкенә чиләген күтәреп балык тотарга төшеп китте, Асия бер – улына, бер әнисенә карап алды. Әнисенең дә шатлыгы йөзенә чыккан иде: ни әйтсәң дә – алар бит икәү! Асиянең әтисе өйдән чыгып киткәндә аңа 7 яшь кенә иде, шуннан бирле алар әнисе белән икәү әзерлиләр печәнне. Их, печәнлек якын булсын иде , кояш күтәрелгәнче күпме печән чабарга булыр иде дә бит, ерак шул. Күпме юл тапталган, иртән – ун, кичтән ун чакрым үтәсе. Әтиле булсалар, ат белән генә йөрерләр иде дә, юк бит, юк шул.
– Ярый, балам, җан биргәнгә юнь бирер әле, берәр мәрхәмәтлесе очрамый калмас, беренче көндә әйберләр күбрәк шул, чалгысы да, ризыгы да – барысын да алып барырга кирәк. Әле син кайтканга да сөенеп барам, печән хәзерләү күңелле булса да, әллә ни җиңел эш түгел шул. – Алар күп тә бармадылар, арттан җигүле ат килеп җитте, Салих абзыйлар да бар гаиләсен төяп беренче көн печәнгә баралар икән . Атын туктатып: "Кысылыгыз, балалар, әйдә ничек тә урнашыгыз инде шунда", – дип аларны утыртып алды. Менә шулай көн башланды. Атта бару – җәяү бару түгел, Асия белән әнисе рәхмәтләр укый-укый үз печәнлекләрендә төшеп калдылар. Печәнлекләренең бер почмагында – куе чиялек, тау битендә – җиләклек. Үз чишмәләре бар, таш арасыннан бер торбадан матур итеп челтерәп агып ята. Ел да ашарга пешереп, ял итә торган урыннарына килеп җитеп әйберләрен куйдылар.
– И Аллам, бу дөньяның матурлыгы, ул иркенлеге! – Әнисе чалгыларны каенга элеп куйды. – Син, балам, казан эл дә чәй кайнатырга куй, мин биләмәләрне карап пакус салып килим.
Бәләкәй чакта да шулай иде: Асия ашарга пешереп, чәй кайнатып тора, әнисе көннең буена киерелеп печән чаба, буш вакытында Асия печән әйләндерә, аннан җыя, аннан әнисе ике яшь каенны аударып кисә дә чатнаштырып сала, шуңа печән өя, Асия шуның ике төбен култык астына кыстыра, әнисе арттан этә, шулай итеп чүмәләгә өяләр. Җиңел түгел җәйге челләдә печән әзерләү, шулай да, нәрсәседер күңелле. Чабылган яшел печән исе, агулы буяу исе түгел инде. Монда шөпшә дә, еланнар да күп. Көненә бер сагызактан чагылмыйча калмыйсың кайсыдыр төшең шешми-күпми кайтмыйсың инде. Чишмәдән су алып, чәйнеген былтыргы таганга кайнатырга элде. Күр бер ни булмаган, ничек бар шулай сакланган, былтыр әзерләп куйган утыннар да шул килеш ятканнар. Чәй кайнаганчы Асия тиз генә җиләк җыеп килде, мәтрүшкә өзеп әзерләп куйды: чәй кайнауга шуларны чәйнеккә төшереп җибәрә, шунда ук сөтне дә салып кайната – кыр чәе берни белән дә алыштыргысыз. "Ух, каенлыкта җиләге нинди эре, Арысланны сыйлап сөендерер, карт әбисе дә җиләк көтә".
Аларның чишмәсе яныннан җигүле атларда печәнчеләр үтте: кычкырып сәлам бирделәр, флягаларына тутырып су алдылар. Дөнья уянып, гөрли, кырмыскалар да үз эшләре белән кайнашалар, кеше дә шул кырмыскалардан калышмаска тырыша. Әнисенең чыж-чыж печән чапканын, туктап чалгысын янаганын сокланып карап торды. "Кара, әнисенең гәүдәсе нинди матур икән бит, авыр эшкә дә карамастан үзен матур саклый алган. Әни! Яшь бит әле ул, тырыша-тырмаша ирләрдән калышмый эшли. Уйлап карасаң, хатын-кыз бәхете юк, бөтен ирләр эшен үзе тарта, ир назы, ир хәстәре күрмә. Бәлки, эш белән ул турыларда уйларга да вакыты юктыр. Асия дә хәзер генә аңлый башлады бугай, элек никтер моның турында уйламады да. Хатын-кыз бәхете нидән гыйбәрәт икән соң ул? Балачактан әтиле гаиләләргә бик кызыга иде, тик үз әтисенең бер яхшы ягын да хәтерләми, әтисе башка гаиләгә чыгып киткәндә ул бәләкәй иде шул. Никтер авыр хәтирәләр генә бәйләде, әнисенең күз яше булып исендә калды. Бәлки алай ук начар да булмагандыр, тик шул әлеге дә баягы – эчкечелек.
 Зифа Кадыйрова
(Дәвамы бар.)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зифа Кадыйрова «Яраларың белән яратырмын»ә