"Гөлләр иле"
«Гөлләр иле» дигән җырны эшләп йөргән көннәрем бүгенгедәй хәтеремдә. Музыка авторы мәрхүмә Сәлимә апа Шәмсина һәвәскәр композитор иде, грамотасы да бик җиткән булмагандыр инде. Бу җырының нотасын миңа бирде дә, үзе пианинода уйнап, җырлап күрсәтте. Тавышы да бик хөрти иде, мәрхүмәкәемнең. Җыр бер дә күңелгә кермәде инде. Ноталар җыелмасы кебек бик гади генә бер көй. Сүзләрен бик яраттым, җырны җырлыйсы килә. Шуннан Сәлимә апага әйттем, - дип яза Әлфия апа Авзалова.