Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Күңелдә калган җырлар

"Мәхәббәтем" җыры

“Мәхәббәтем” дигән бу җырны мин бөтен йөрәгем белән генә түгел, бөтен җаным белән дулкынланып,тетрәнеп җырладым,-дип яза Әлфия Авзалова.

  Син ант иттең,вәгъдә бирдең,

“Гомерлеккә яр булырмын, дип,-

 Арган-талган чакларыңда,

 Йөрәгеңә ял булырмын”,- дип.

 

“Мәхәббәтем” дигән бу җырны мин бөтен йөрәгем белән генә түгел, бөтен җаным белән дулкынланып,тетрәнеп җырладым.

Сәхнәләрдә озак җырлап йөргәч ,мин бу җырны радиога барып, магнитофон тасмасына яздырдым.Язманы радионың художество советы бик хуплап кабул итеп, фондка калдырган. Художество советы членнарыннан берәү , миңа бу совет утырышы булып берничә көн үткәч, болай диде:

-Әлфия,”Мәхәббәтем” җырын без бернинди каршылыксыз фондка кабул иттек.Җырлап та куйгансың инде! Исләребез китеп тыңладык.СССРның халык артисты Азат Аббасов синең бу җырыңа зур бәя бирде: “Әлфиянең бу җыры-аның иҗатының югары ноктасы.Бу җырны ул шундый итеп башкара, йөрәгенең бөтен моңын,бөтен байлыгын бирә, бу җыр аның башкаруында ниндидер яңа аһәңнәр белән, ниндидер үзенчәлекләр белән яңгырый, чегән халкына хас  моңнар, ниндидер матур мелизмнар бар бу романста”,-диде.

Мондый мактаулар көтмәгән идем,әлбәттә.

Фәттах Латыйпов белән Әхмәт Ерикәй иҗат иткән бу җыр минем язмыш юлдашым булды:

                   Ник соң,бәгърем, биргән вәгъдәң ,

                   Очып китте искән җил сыман?...

                   Тик мин калдым,ялгыз калдым,

                   Яфракларын койган гөл сыман...

                                                                                    Әлфия Авзалова истәлекләреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X