Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Күңелдә калган җырлар

Урман кызы

-Минемчә,Такташ ул кызны,кояш нурларына төренгән каен агачлары арасында күргән ,-дидем.

"Урман кызы"-лирик җыр.Ул,  Һади 
Такташның үлүенә бер ел тулу уңаеннан оештырылган , искә алу кичәсендә башкару өчен языла.Җәүдәт Фәйзи истәлекләреннән:
"Институт эшлэреннән,төнге йокы сәгатьләремнән урлап алынган вакыт эчендә язылды ул.Тик үзем генә канәгать түгел.Гармонияләре дә ятышсыз төсле,ритмик төзелешләре дә шикле.Көе өчен борчылам.Үзем уйлаганча язылды.Тик тулаем алганда,
җитешсезлекләр күп. Шундый зур кичәдә башкарырлык булсын өчен киңәш кирәк,ярдәм кирәк.Бердәнбер таянычым- Василий Иванович Виноградов.Аның өенә бардым.Барысын да аңлаттым."Урман кызы"н кат- кат уйнады,гадәте буенча "аһ,аһ"дип соклануын белдерде.
-Бу гаҗәеп музыка.Әлеге җыр безнең татар музыкасында яңалык булачак! Көе турында әйтәм.Аккомпанементы начар.Көйнең матурлыгын боза,дип,урыныннан торып,папиросын кабызды.
-Сез, иптәш Файзуллин,шагыйрьнең урман кызын ничек кузаллыйсыз?-дигән сорау бирде.Мин бераз уйланып:
-Минемчә,Такташ ул кызны,кояш нурларына төренгән каен агачлары арасында күргән ,-дидем.
-Менә,менә-дөрес күрәсез!Ә чынлыкта сезнең кызыгыз куе караңгылык белән капланган имән агачлары күләгәсендә булып чыккан.Ягез әле,үзегез әйткәнчә тасвирлап уйнагыз.Рояль янына барып утырдым.Импровизация ясап маташтым.Ул бераз тыңлагач, кулымнан тотып,уйнавымнан туктатты.
-Юк,юк!Болай ярамый.Нәфислек югала....Калдырыгыз миңа бу җырыгызны! Үзем гармонияләштерәм.Иртәгә килеп алырсыз!
Икенче көнне Виноградовка бардым.Бераз сөйләшкәч, хәйләкәр генә елмаеп, сүзен дәвам итте.-Монысы -сезнең шедевр.Үзегез уйнап карыйсызмы?
Мин, пюпитрдагы"Урман кызы"на күз салып:
-Үзегез уйнагыз,Василий Иванович,-дидем.-Бу бик гади эшләнде.Күрәсезме өстә дә,аста да Сезнең мелодия.Мин бары интервал араларына 2-3 тавыштан торган кыска синкопалы аккордлар гына куйдым.Менә ничек яңгырый ул.
Уйный башлады.Кояшлы каенлыктагы урман кызын тасвирлаган нәфис музыка тавышы агылды.Бүлмә эче дә яктырып киткәндәй булды.Чыннан да , бу бик гади эшләнгән, ләкин мондый гадилекне зур осталык белән генә эшләргә мөмкиндер.Музыка беткәч, өнсез калдым.
-Йә,композитор, җырыгызны ошаттыгызмы?
-Бик ошый, Василий Иванович! Сезгә рәхмәтемне ничек аңлатырга да белмим.
-Анысы ерунда.Гомерле булса- безгә шул җитә.
Ул миңа ике нота кәгазен тоттырды.Анда:
"Лесная девушка.Музыка Файзуллина " дип язылган иде.
-Юк,мин риза түгел, Василий Иванович,сезнең эшкәртүче булуыгыз язылырга тиеш.
-Аның һич кирәге юк.Бу-Сезнең музыка.Бер төрле дә эшкәртү юк монда.Мин бераз гына гармонияләштердем.- Әнә шул хакта языгыз,алайса.
Ул,уңайсызланып, арлы-бирле йөргәннән соң,"Гармонизация В.И.Виноградова " дип язып куйды.Мин вакытын алганым өчен гафу үтенеп ,күп рәхмәтләр әйтеп чыгып киттем.....


Урман кызы

Һади Такташ сүзләре, Җәүдәт Фәйзи көе
Нигә, нигә синең шаян күзләр
Күзләремә болай багалар?
Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр
Керфек очларыңнан тамалар?

Кайчак күзләреңнән көчләр алып,
Бөеклеккә таба ашам мин.
Ә кайчакта башым түбән иям,
Әй, Әминәм, синнән качам мин.

Син кем, белмим, синең шаян күзләр,
Нигә, белмим, болай багалар?
Нинди көчләр, сөйлә, әй, аппагым,
Керфек очларыңнан тамалар?

 

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев