Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Күңелдә калган җырлар

"Гөлләр иле"

«Гөлләр иле» дигән җырны эшләп йөргән көннәрем бүгенгедәй хәтеремдә. Музыка авторы мәрхүмә Сәлимә апа Шәмсина һәвәскәр композитор иде, грамотасы да бик җиткән булмагандыр инде. Бу җырының нотасын миңа бирде дә, үзе пианинода уйнап, җырлап күрсәтте. Та­вышы да бик хөрти иде, мәрхүмәкәемнең. Җыр бер дә күңелгә кермәде инде. Ноталар җыелмасы кебек бик гади генә бер көй. Сүзләрен бик яраттым, җырны җырлыйсы килә. Шуннан Сәлимә апага әйттем, - дип яза Әлфия апа Авзалова.

 

"Кайбер җырларны мин үзем җырлап карый-карый үзгәртеп, соңыннан авторлары белән киңәшә идем, барыбыз бер фикергә килгәнче, җырны әле ашыгып халык алдында җырламый идем. Шулай үзем җырлап карый-карый бер формага китергән күп җырлар бар репертуарымда.

Шундыйлардан бик җитди темага язылган киеренке, ярсулы «Һаман да көтәсең», җылы, ягым­лы, лирик җыр «Гөлләр иле», матур ритмик төзелешле, шатлыклы «Тамчы­лар» һәм башка җырларны мин кабат-кабат җырлый-җырлый, шул җырларга хас төсмерләр эзләп, озак эшләдем.

«Гөлләр иле» дигән җырны эшләп йөргән көннәрем бүгенгедәй хәтеремдә. Музыка авторы мәрхүмә Сәлимә апа Шәмсина һәвәскәр композитор иде, грамотасы да бик җиткән булмагандыр инде. Бу җырының нотасын миңа бирде дә, үзе пианинода уйнап, җырлап күрсәтте. Та­вышы да бик хөрти иде, мәрхүмәкәемнең. Җыр бер дә күңелгә кермәде инде. Ноталар җыелмасы кебек бик гади генә бер көй. Сүзләрен бик яраттым, җырны җырлыйсы килә. Шуннан Сәлимә апага әйттем:

— Апа, бу җырны җырлыйм мин, әмма ләкин мин аны үземчә, үзем ишеткәнчә үзгәртәм, - дидем.

Җырны алып Гөлшатның бакчасына киттек. Мин бакчаның телефон будкасы кебек кенә кухнясына кереп утырам да, сәгатьләр буе шушы җырны җырлыйм. Матур бормалар кертәм, атна буе шулай җырладым. Кырмыс­ка эшли, чикерткә сайрап утыра, дигәндәй!.. Гөлшат бакча эшләре белән мәшгуль, мин җырлап утырам. Кай­чакта Гөлшатны чакырып, җырны тыңлатам. Ул тыңлый да: «Менә бу төшенә мондыйрак борма керт», - ди. «Юк, - мин әйтәм, - анда андый бор­ма кертсәм, көйгә сыймый, көй бик гади, артык бормаларны кабул итми. Бормаларны чама белән генә кертергә кирәк. Кайбер җырларга күп бормалар кертсәң, көе бетә», - дим. Мин бит бу мәсьәләне теория ягыннан аңлата ал­мыйм (теоретиклар аңлатыр анысын), мин бу хикмәтләрне күңелем белән тоеп кына әйтәм. Күңелем көйгә кайда нинди борма, нинди бизәк кирәген сизә, тоя. Кирәк түгел бизәкне күңел көйгә көчләп такмый. Шулай эзләнә, кабат-кабат җырлый торгач, «Гөлләр иле» менә бүген радиодан яңгырый торган бер формага, кыяфәткә керде. Минем уйла­вымча, гади генә булса да, бу - матур җыр. Мин аны бик яратып башкардым", - дип яза Әлфия Авзалова.

 

Әлфия Авзалова истәлекләреннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев