Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 49/22 йортын таракан баскан

Проблеманың сәбәбен шәһәрдәшләр 80 яшьлек бабайдан күрә.

49/22 йортын таракан баскан. Биредә яшүчеләр нишләргә белми. “Фатирга керер алдыннан ишекләрне җентекләп карап чыгабыз, чөнки тараканнар өйгә омтыла”, - дип зарлана шәһәрдәшләр социаль челтәрләрдә. Алар тизрәк дезинсекция үткәрүне сорый.
Әлеге йорт “Камстройсервис” идарә итү компаниясенә карый. “Шәһри Чаллы” редакциясе оешма җитәкчелегенә шалтыратып белешергә булды. “Камстройсервис"ның баш инженеры Валентина Матвеева әлеге проблема якын арада хәл ителәчәк дип белдерде. Тараканнарның каян чыгуын да әйтте ул.  
 “Әлеге йортның бер фатирында 80 яшьлек бабай яши. Өендә пычрак. Ашаганы әллә ничә көннәр буе өстәлдә бозылып ята. Кирәкмәс әйберләр дә шактый. Һәрвакыт сасы ис аңкып тора. Шунлыктан тараканнар үрчегән дә. Дезинсекцияне иң беренче чиратта аның фатирыннан башлаячакбыз”, - дип белдерде Валентина Матвеева.

Хәзерге вакытта бабайга бер көнгә яшәргә урын табу мәсьәләсе хәл ителә. Туганнары аның белән аралашмый икән. Шуңа күрә идарә итү компаниясе "Доверие" социаль үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Бабайны кундыручы табылу белән, тараканнарны агулауга керешәчәкләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: проблема бар