Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Гренада паркында җәяүлеләр юлы әзер

Гренада паркының өченче чиратын реконструкцияләү кысаларында җәяүлеләр юлларына нигез салу төгәлләнде, брусчатка урнаштырасы калды. Хәзерге вакытта биредә җир эшләре, душ бүлмәләре өчен павильон территориясен эшкәртү, бәдрәф һәм кафе урнаштыру эшләре бара. Тиздән этләрне йөртү өчен махсус мәйданчык әзер булачак.

Эшләрнең бәясе 53 млн сум тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, паркны реконструкцияләү 2019 елда башланды һәм ике этапта алып барылды. Эшләрне планлаштырганда архитекторлар Татарстан пейзажлары белән илһамландылар. Мисал өчен, интерактив мәйданчыкларның берсе - республика территориясендә урнашкан тау сырты имитациясе.

«Бүген бу парк - илебезнең иң яхшы экстрим паркларының берсе. Безнең парк, аның экстремаль өлешләре илдәге иң яхшы парклардан калышмый. Сез күрәсез, төрле яшьтәге һәм төрле мәнфәгатьләре булган яшьләребез өчен кирәкле һәм мөһим элементлар белән паркны җиһазлау эшләре бара. Эшләр дәвам итәчәк», - дип билгеләп үтте Гренаданы реконструкцияләүнең беренче этабын тәкъдир итү барышында Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парк сквер төзекләндерү