Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Суар посёлогында заманча сквер ясала

Анда хәтта волейбол мәйданчыгы булачак.

Суар посёлогы көннән көн үзгәреш кичерә. Август аенда гына посёлокта 3 км юл салганнар иде. Хәзер балалар мәйданчыгыннан ерак түгел иркен сквер да ясала.     
Суар җирле иҗтимагый үзидарәсе Республикакүләм конкурсында грант отты. Аның күләме – 430 мең сум. 
“Сквер өчен 1 гектар җир бүленеп бирелде. Урыны - балалар мәйданчыгы янында гына. Территорияне җир кертеп тигезләдек инде. Хәзерге вакытта ял итү, җәяүле юлларын ясау өстендә эшлибез”, - дип белдерде Суар җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Әнвәр Таһиров. 
Биредә эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырылачак. Моннан тыш, волейбол уйнау мәйданчыгы да булачак. 
"Бүген төзелеш материалларының кыйммәтләнүе беркем өчен сер түгел. Грант акчасы скверны тулысынча ясауга җитеп бетми. Әлеге изге гамәлдә Чаллы депутатларының да өлеше зур, изге күңелле кешеләр дә ярдәм итә”, - дип ассызыклады җирле иҗтимагый үзидарә рәисе. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сквер