Яңалыклар тег белән яңалыклар
-
Түбән Кама табиблары 33 яшьлек хатын-кызның гомере өчен бер ай көрәшкәннәр
Аның үпкәләре 90 процентка зарарланган булган.
-
Машинада барганда чүп ыргытучыларга штраф суга башлыйлар
Россия Дәүләт Думасы беренче укылышта җитештерү һәм куллану калдыкларын махсус полигоннардан тыш машинадан ыргытып утыручылар өчен штраф кертү турындагы закон проектын кабул итте.
-
«Яратылмый калган ярлар»да – үзгәрешләр
Спектакль турында кызыклы фактлар.
-
Изге Вәли көнен тыяргамы?
Мәктәпләрдә дә, дәүләт учреждениеләрендә дә мондый бәйрәмгә урын булмаска тиеш, дип искәртте Дәүләт Думасы депутаты.
-
Украина кешесе бозлы бәкегә сикерә, әмма... - ВИДЕО
Күптән түгел генә интернетта Петербургта яшәүче хатын-кызның бозлы бәкегә сикереп, балалары күз алдында һәлак булуын язганнар иде. Бу фажигале вакыйга яңадан кабатланды.
-
Көчле буран көтелә. Юлларга чыкмагыз!
Синоптиклар фаразлавынча, бүген Татарстан территориясендә көчле буран, шулай ук юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә. Шуңа бәйле рәвештә республика Дәүләт автоинспекциясе юлда иминлекнең төп чаралары турында искә төшерә.
-
Татар дөньясына үз телен белгән сәләтле Айсылулар бик кирәк
Җәмгыятьтә бүген бик үзенчәлекле, каршылыклардан торган вәзгыять күзәтелә: һәркем үз туган телен өйрәнергә хокуклы, моның өчен барлык шартлар тудырыла, ләкин замана шаукымы туган телне өйрәнүгә караганда, чит телләр укытуга өстенлек бирүне таләп итә. Туган татар телен, әдәбиятын өйрәнү өчен дә бүленгән сәгатьләр саны мактанырлык түгел. Әти-әниләр, имтиханнарның катлаулыгыннан куркып, гуманитар фәннәрнең әһәмиятен күрмиләр, мәгълүматны галиҗәнәп интернеттан алырга күнеккән балаларның грамоталык дәрәҗәсен мәктәпнең укыту сыйфатына кайтарып калдырырга яраталар.
-
Чаллылылар Олимпиадада катнашучы спортчыларыбызга теләктәшлек белдерә
Чаллының 39/06 йортында яшәүчеләр Олимпиадада катнашучы спортчыларыбызга теләктәшлек йөзеннән менә шундый кар сыннары ясаган.
-
Сукбай этләр куркынычмы? (опрос)
Сукбай этләр темасы кешеләрне күптән ике лагерьга аерды. Берселәре хайваннарны кызганыч, ди, һәм мондыйлар этләрне көн саен ишегалды территориясендә ашата, ә икенчеләре үзләре һәм якыннары өчен куркалар. Бу турыда шәһәрдәшләребез нәрсә уйлый микән? Сораштыруыбыз шуның хакта.
-
Шәһәрдә ут бетте
Шәһәрнең 52, 53,27, 28 комплексларында ут булмады. Урамдагы фонарьлар янмады, светофорлар эшләмәде. Социаль челтәрләрдә шәһәрдәшләр тәрәзәләрендә ут булмаган фотоларны урнаштыра башлады.
-
Чаллылылар парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты мәсьәләләре буенча «кайнар линия»гә мөрәҗәгать итә алалар
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырды.
-
Чаллылылар Халык дипломатиясенә ярдәм итү фонды грантын алырга мөмкин
А.М. Горчаков исемендәге Халык дипломатиясенә ярдәм итү фонды проектларга финанс ярдәме алу өчен гаризалар кабул итүне башлап җибәрде.
-
Татарстанда исеме дә, фамилиясе дә, әтисенең исеме дә туры килгән 496 "игезәк" яши
Фамилия, исем һәм атасының исеме туры килү сәбәпле, кешедән башка кешенең бурычын түләтергә дә мөмкиннәр.
-
Тукай районында авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләү өчен яңа уку йорты ачарга җыеналар
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре мәктәп бинасында әлеге уку йортының филиалын булдыруны хуплады.
-
«КАМАЗ» да кесә телефоны буенча идарә итәләр
Кушымта ярдәмендә мәгълүмат алмашуны тизләтелә, югалтулар һәм вакыт кими.