Түбән Кама табиблары 33 яшьлек хатын-кызның гомере өчен бер ай көрәшкәннәр
Яңалыклар тасмасы

Түбән Кама табиблары 33 яшьлек хатын-кызның гомере өчен бер ай көрәшкәннәр

Аның үпкәләре 90 процентка зарарланган булган.

Хастаханәгә эләккәндә яшь хатын-кыз үзе сулый алмаган. Аны шунда ук реанимациягә салалар. Беренче этапта хатын-кызның үпкәләренә инвазив вентиляцияләү белән ярдәм итәләр, ләкин бу чара файда китерми. 

Аннан соң пациентканы үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына күчерәләр. Тик монда да хатын-кызның хәле әйбәтләнми, аның эчке органнарына зыян килә. Бәхеткә, әлеге проблеманы хирурглар һәм физиотерапевтлар уңышлы хәл итә. 

10 көннән соң хатын-кыз үзе сулый башлый. Хәзер исә аңа озак вакытка сузылган дәвалану курсы кирәк булачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яңалыклар

Нет комментариев