Язмышы – китап язарлык
Харис абый белән Фәүзия апа гаиләсендә төпчек бала булып үскән Рушания бу кадәр бәхетсез булырмын дип, һич уйламагандыр, мөгаен. Кечкенә вакытында абыйсы Айрат та, апасы Гөлназ да бик яраттылар аны. Әти-әнисе дә бәләкәчне сөеп туймады. Тик ул бәхетле балачак хәзер хатирәләрендә генә калды. Рушаниянең ул елларны искә алырга теләге дә, вакыты да юк инде.