Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Аянычлы язмыш

Сәрия еш кына хезмәттәше белән языша иде, төрле темалар буенча фикер алышып алышалар. Бу «уен» белән мавыгып китүен үзе дә аңлап өлгермәде.

Беркөнне ире аларның СМСларын укыган. Шул көннән башлап, Сәриянең тормышы асты-өскә килде. Ул иренә хыянәт итмәве турында ант итте, әмма ышандыра алмады.
Ире аны психологларга йөртә, гел телефонын тикшереп тора башлады, кая барганын контрольдә тота, йортка камералар куеп чыкты. Бу мәшхәр ел буена сузылды. Нәтиҗәдә үз чиргә сабышты, ире эчкечегә әйләнде. Һәм балаларын, хатынын туйганчы кыйный башлады.  Хатын түзәрлеге калмагач, 10 ел бергә төзегән тормышны, зур йортын калдырып, ике бала белән әти-әнисе йортына кайтып егылды. Иң үкенечлесе, иренә хыянәт итмәгән килеш,  гаепсез килеш гаилә җимерелүе…
Еллар узды. Сәрия шәһәрдә танылган табиб дәрәҗәсенә үсте. Кызы белән малае да тормышта үз урыннарын тапты. Илгиз Чаллыда гаиләсе белән яши, Алсу Америкада гомер итә. Әтиләре Азат берничә тапкыр өйләнеп, юньле башлы яши алмады. Тормышы гел кирегә барды.
Ул балаларына үскәндә, укыганда берничек тә ярдәм итмәсә дә, аларны алиментка бирергә булды. Судта хатынын, балаларын кыйнавын таныды. Казый балаларына әтиләренә алимент түләтү турында карар чыгарды. Сәрия моның өчен әлләни борчылмады. «Аллаһка шөкер, балаларымның тормышы матур. Үзем дә рәхәт яшим. Вакытында аерылуыма шатланып бетә алмыйм, ирдән китмәгән булсам. Әллә кайчан җир астында булыр идем. Беребез дә югалмады, Илгиз үзе мескен, кызганыч хәлдә калды. Иң мөһиме: андый вак җаннарның каршына барудан Аллаһ үзе сакласын», – ди ул.
Зөлфия 

Фото: proprikol.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш булган аяныч