Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2016 елда Россия кырым татарлары федераль автономиясен оештырачаклар

Ел азагында РФ төбәкләренең кырым татарларын берләштерәчәк Россия Кырым татарлары милли-мәдәни федераль автономиясе оештырылачак. Бу хакта "Кырым Республикасында кырым татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эйваз Умеров хәбәр итте, дип белдерә ТАСС.

"Без Ростов өлкәсе, Ставрополь һәм Краснодар крайлары, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка төбәкләрдәге кырым татарлары белән сөйләшүләр һәм консультацияләр алып барабыз. Ел азагында РФ төбәкләренең кырым татарларын берләштерәчәк Россия Кырым татарлары милли-мәдәни федераль автономиясе оештыруны планлаштырабыз", - диде Умеров Мәскәүдә Рамазан көннәре кысаларында узган "Кырым киче"ндә.

Бердәм оешма булдыру кырым татарларына мәдәният, тел һәм милли традицияләрен саклауда нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте ул. Федераль автономия Кырым Республикасында кырым татарларының тарихи ватанында оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев