Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Абитуриентлар өчен мобиль кушымта булдырылды

Абитуриентлар илнең барлык югары уку йортлары һәм аларга укырга керү өчен кирәк булган баллар турында Русиянең Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән түләүсез “Поступай правильно” дигән мобиль кушымта ярдәмендә белә ала.

Абитуриентлар илнең барлык югары уку йортлары һәм аларга укырга керү өчен кирәк булган баллар турында Русиянең Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән түләүсез “Поступай правильно” дигән мобиль кушымта ярдәмендә белә ала. Анда Русиянең югары уку йортлары турында бирелгән мәгълүмат быелгы абитуриентлар өчен яраклы.
Мобиль кушымтада укырга керүче югары уку йортындагы юнәлешләрне һәм белгечлекләрне, уку өчен түләү хакларын гына түгел, җыйган БДИ баллары буенча алдан ук үз мөмкинлекләрен дә бәяли ала. Сервиста магистратура, аспирантура, ординатура, ассистентура-стажировка, адъюнктура кебек укыту баскычларын да табарга мөмкин. Шулай ук, анда әзерлек курслары, укыту программалары, инклюзив белем бирү өчен югары уку йортындагы шартлар турында мәгълүмат һәм педагоглар турында кыскача резюме да бар.

Мобиль кушымта “Календарь абитуриента” дигән бүлек белән тулыландырылган. Ул яшьләргә укырга кергәндә иң мөһим вакыйгаларны белеп торырга ярдәм итәчәк.

Мобиль кушымта төрендә эшләнгән проектны iOS, Android платформаларында һәм Интернеттагы abitur.cbias.ru мобиль веб-порталда карарга була.

 

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев