Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Актанышның сихри тәңкәләре

Редакция хезмәткәрләре еш кына гайре табигый хәлләргә юлыгып тора. Узган ел рәссам Фаил Ислам «Аллаһ» сүзенә охшаган язулы йомырка алып килгән булса, быел "Мәйдан" журналының баш редакторы Фидаил Мәҗитов Актаныш районы Кыркаентүбә авылында табылган гарәп язулы тәңкә алып килде. Аны шул авылда яшәүче Равил Каюмов тапкан. Әлеге тәңкә чулпыныкы булуы ихтимал, дисәләр дә, хәрефләре кабатланган язуны укый алучы әлегә табылмады. Ни хикмәт, нәкъ шундый ук тәңкәне укытып карау өчен туган авылы Актаныш районы Аеш авылыннан «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы Мирһади Разовка да биреп җибәргәннәр икән. Бакчада эшләгән вакытта аны энесе тапкан булган. Ике редакторда да бер үк төсле «сихри» тәңкә саклануын да очраклы рәвештә шул ук Фаил Ислам ачыклады… Шундый ук тәңкәләргә юлыккан булсагыз, безнең электрон почтага языгыз

Әлеге тәңкәләр турында интерненттан эзләп карасак та мәгълүмат табылмады. Әммә шунысы ачык анда гарәп хәрефләре чүкеп язылган. Интернентта шушы тәңкәләргә охшаш тәңкә күрше Самара өлкәсендә табылуы хакында кечкенә хәбәр бар.Шунысы кызыклы әлеге тәңкәләр ак алтыннан ясалган дигән фаразлар да бар.Актанышның сихри тәңкәләренең серенә барыбер төшенәчәкбез һәм хәбәр бирәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев