Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авылларда Сабантуйлар гөрли! - ФОТО, ВИДЕО

Сабантуй бәйрәмендә хезмәт халкының бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла. Сабантуй бик борынгы да, шул ук вакытта, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыйный алган бәйрәм дә ул.

Һәр шәһәр, район әлеге милли бәйрәмебезне үзенчәлекле, шау-шулы итеп уздырырга тырыша. 

Әйтик, 12 июньдә Тукай районының күп кенә авылларында Сабан туе үтте. Калмашта җыелган халыкка үзенең матур җырларын татар эстрадасының танылган җырчысы Нәфкать Нигъмәтуллин бүләк итте. 

Район Сабан туена - Кызыл Байрак авылына Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев килде. 

Моннан тыш Теләнче Тамак авылында да милли бәйрәмебез күңелле узды. 

Сүз уңаеннан, Тукай районы авылларында Сабантуйлар әле 18 июньдә дә уздырылачак. Тулы график белән моннан танышып була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация