Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бакча уңышын рөхсәт ителгән урыннарда гына сатарга ярый! (исемлек)

Җиләк-җимеш,  яшелчәне тиешсез урыннарда сатучыларга штраф яный. Аның күләме 1000нән - 200 мең сумга кадәр.

Чаллыда авыл хуҗалыгында һәм дачаларда үскән уңышны 28 урында гына сатып була. Автозавод районында –12, Комсомол һәм Үзәк районнарда 8әр урында. Ә җиләк-җимеш,  яшелчәне тиешсез урыннарда сатучыларга штраф яный.

Башкарма комитетның җәмәгать тәртибен саклау идарәсе башлыгы Мөдәрис Миннегалиев әйтүенчә, сату урыннары һәр көнне тикшерелә. Гамәлдәге кануннарны бозучыларга карата беркетмә төзелә. «Безгә битараф булмаган кешеләр мөрәҗәгать итә. Көн саен шәһәрдәшләрдән халык контроленең электрон базасына тиешсез урыннарда сатучылар турында хәбәрләр килә. Беренче тапкыр канун бозучыга –  1000-3000 сум,  җаваплы затка – 5000-10 000 сум, юридик затка – 20 000-50 000 сум штраф салына. Икенче тапкыр эләксәң,  штраф күләме арта. Кешеләргә 3000-5 000 сум, җаваплы затка –10 000-20 000 сум, юридик затларга 150 000 -200 000 сум штраф түләргә туры киләчәк. 

Ел башыннан урам сәүдәсе кануннарын бозучыларга карата 1650 беркетмә төзелгән,  аның 1470е административ комиссиядә каралган. 1,4 млн сумлык штраф түләтелгән. 7 газель товары белән бергә эвакуацияләнеп, штраф стоянкага җибәрелгән. 


 Уңышны кайларда сатырга ярый?

Автозавод районы
 
1.Татарстан урамы, 25нче бистә, «Пятерочка» №166 кибете янында.
2. Ш.Усманов урамы, 49нчы бистә, «Пятерочка» №167 кибете янында.
3. Ш.Усманов урамы, 47нче бистә, «Пятерочка» №168 кибете янында .
4. Ш. Усманов урамы. 50нче бистә, «Челны-Хлеб» һәм «Новоборовецкий» кибетләр арасында.
 5. Чулман проспекты, 48нче бистә, «Алан» базары белән «48 комплекс» тукталышлары арасында.
6. Сөембикә проспекты, «Театральная» тукталышы, 20нче бистә ягыннан.  
7. Сөембикә проспекты, 23нче бистә, «Пятерочка» №171 кибете янында. 
8. Мәскәү проспекты 53/21а йорты янында. 
9. Мәскәү проспекты 29/17 йорты янында. 
10. 26нчы бистә «Челны-Хлеб» кибетенә каршы.
11. Вахитов проспекты, «Глобус» тукталышы, җир асты кичүе янында.
12. Яшьлек проспекты, «Поликлиника» тукталышыннан «Эссен» (65 микрорайон) ягына таба. 
 
Үзәк район 


1. Халыклар дуслыгы проспекты, «Каскад» (58/19) сәүдә үзәге янында.
2. Мәскәү проспекты, «Изге Ай» (56/12) сәүдә үзәге янында. 
3. Мәскәү һәм Хәсән Туфан проспекты киселешендәге җир асты кичүе янында. 
4. «Кызыл Яр»  сәүдә үзәге яныннан пушкин урамына таба. 
5. Беляев урамы «Берлога» (5/02) сәүдә үзәге янында. 
6. Ш.Усманов урамында «Кентавр» һәм  «Афродита» (31/17а, 31/17б) кибетләре янында. 
7. Вахитов проспекты «105» сәүдә үзәгеннә җир асты кичүенә таба. 
8. Чулман проспекты, «Чулман» сәүдә үзәгенең 39/06 а йорты ягында.
 
Комсомол  районы
 
1. ГЭС, «Поликлиника» тукталышы, 7/1,  6/3 йортлары арасында. 
2. ГЭС,  Гидростротөзүчеләр, 1/9 йорты янында. 
3. ГЭС, «Студенческая» урамы тукталышы, 8/32 йорты янында
4. ГЭС, «Универсам» тукталышыны фонтан янындагы мәйдан. 
5.  ЗЯБ, Сарман трактына керү юлындагы бетон мәйданда. 
6. «Электротехниклар» тукталышы, 32нче бистә, «Эскулап» даруханәсенә каршы. 
7. «Электротехниклар» тукталышы, 62 нче бистә, җир асты кичүе.
8. Сидоровка, А. Грин урамы, «Пятерочка» №7249 кибет каршындагы мәйдан. 

Зөлфия ГАЛИМ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация