Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Блогерлар ни генә кыланмый?

Бу арада Инстаграм халкы Татарстан һәм Башкортостанның ике танылган блогерын кызыксынып күзәтә. «Ее Величество Галям апа» белән ирле-хатынлы Юлия һәм Иршат Нәбиевалар бер-берсенә баттл игълан итеп, төрле биремнәрдә тапкырлыгын, җитезлеген сыный. Гадәттә, блогерлар кыланып, булмастайны булдырып, мөмкин кадәр үзләренә халык игътибарын җәлеп итергә ярата. Бу юлы да искәрмә түгел.

Балыкчы һәм супермен маҗаралары 

Иң элек Галям апа Нәбиевларга кушкан урынга ике сәгать эчендә килеп җитәргә, үзләре белән семга (сөмбаш) яки лосось (сөләйман) балыгы алып килергә кушты. Кемдер (...) өйдә генә утырыр иде дә соң... Тик блогерлар түгел. Юл буе кибетләргә туктап, барып җиткәндә генә тиешле балыкны табып, нәкъ вакыты дигәндә Галям апа кушкан авылга (анда аның туганы тора) барып та керделәр Нәбиевлар. 
Икенче бирем инде Иршаттан иде. Ул балык тоту җайланмалары, махсус киемнәр сатып алып, Актаныш районының Әнәк авылы янындагы Ык елгасыннан 3 кг балык тотарга кушты. Бу биремне, аеруча кышын, тәҗрибәле балыкчылар да җиңел генә үти алмас иде, мөгаен. Каптырырсың болай гына, көт! Кармакны кибеттән сатып алганда гына тотып караган кеше бит ул Галям апабыз. Әмма блогер заты авырлыкның йөзенә кычкырып көлә торган халык бит ул. Галям апа да бар шартларын туры китереп, бәкегә кармак салды. (Хәтерлисездер, кайчандыр ватсапта, авылга кайтып, бәрәңге алганда бозылып беткән маникюрын жәлләп утырган шәһәр кызы видеосы йөргән иде. Галям апа менә шул ханым инде ул.)
Өченче биремне Галям апа балыктан өшеп, интегеп кайткач, берничә көн хәл алганнан соң гына яңгыратты: «Супермен булып киенеп, Уфа урамында кар көрәргә, җыр җырларга, бер әбине юл аша чыгарырга, кибеттә берәрсенең азык–төлеге өчен акча түләргә». Иршатның моңа керфеге дә селкенмәде. Юлия, хатын-кыз буларак, кирәк-яракны хәстәрләде. Берничә көннән Супермен Иршат, кызыл чикмәнен җилфердәтеп, Галям ападан салдырып алган кызыл биретын кырын салып, Уфаны кардан арындырырга чыкты. Үзәктәге бер тукталышның ян-ягын көрәде дә, «Ак каенын» сузып җибәрде Иршат. Тукталышта таякка таянган бер ир-ат хисләнеп, таякларын болгый-болгый бии башламасынмы?.. Иршат аңа кечкенә генә бүләген дә тапшырды. Фотога төшәргә килгәннәрне исә блогер чупа-чупс белән сыйлады. Аннары инде Супермен бер әбине юл аша җитәкләп алып чыкты. Уфада яшәүче татар әбисенең нәкъ кибеткә чыккан чагы булган. Аңа, азык–төлек алып биргәннән соң, өенә кадәр озатты Иршат. Менә монысы чып-чын геройларча булды!
Инде хәзер биремне Супермен... әй лә, Нәбиевлар әзерли. «Бу юлы бик авыр бирем булачак», – диләр. Ни булыр икән? Анысын инде вакыт күрсәтер. 

“Иң мөһиме – баш исән булсын”

Ә әлегә исә без Юлия һәм Иршат белән якыннанрак танышып үтик. Инстаграм челтәренә алар бергә төшергән кызык видеолары аша килеп керделәр. Соңрак яшь ханым һәм ике кечкенә бала әнисе үз тормышы белән таныштырып постлар куя башлады. Аларның кайберләреннән хәтта чәчләр үрә торырлык иде. Гадәттәгечә, кемдер хуплады, кемдер хурлады. Тик кыю кыз, кеше сүзеннән куркып тормый, блогын алып баруын дәвам итте. Хәзер Юлия эстрада йолдызлары кебек танылган кеше, дип әйтсәм дә, ялгыш булмас.  Яңа ел алдыннан Чаллыны дер селкетеп ресторанда үз кичә-концертларын да куйдылар әле алар. Бәйрәмнән соң Юлиягә шалтыратып, хәл белешеп алдым. 

– Юлия, Яңа ел корпоративын үткәрү идеясы кайчан килде? Озак әзерләндегезме?

– Идея дип әйтмәс идем, безнең күптәннән язылучыларыбыз белән очрашып аласы килә иде. Директка да бу хакта сорап язучылар булды. Иршат белән утырып сөйләштек тә, шушы бәйрәмне үткәрергә булдык. Яңа ел алды булганга, корпоратив кебек үтте ул. Без аңа нибары ике атна әзерләндек  

– Кунаклар да шактый булды, ахрысы?

– Гаиләләре, зур компанияләре белән килеп рәхәтләнеп күңел ачты дусларыбыз. Кунаклар, Чаллыдан гына түгел, Казан, Башкортостан, Ижевск, Ульяновск, хәтта Нижневартовскийдан да килделәр. Күз алдына китерәсезме, самолет белән килеп, көнендә үк кайтып китүчеләр дә булды. Кунаклар арасында танылган җырчылар – Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Рината Тей да бар иде. Алар бәйрәмебезгә тагын да зур ямь өстәде. Чарага барлыгы 150 кеше җыелды, билетлар 2 көн эчендә сатылып бетте. Бәйрәмгә керә алмаучылар да булды. Директка язучыларга бер үзем җавап бирәм бит, көне-төне телефонда утырдым. Ажиотаж, билләхи. Билет алырга өлгермәүчеләр үпкәләп тә калгандыр. Бер ни эшләтә алмыйм. Әмма мондый бәйрәм соңгысы булмаячак. Язылучыларыбызны шулай дип кенә тынычландыра алам.

– Бәйрәм программасын үзегез төзедегезме?

– Әйе, үземнеке. Аны сораучылар да булды, бер кем белән дә бүлешмим. Чөнки ул күңел белән язылган, үзебезнекеләр өчен. Язылучыларым үз кешеләр бит, бер дулкында булдык. 

– Юлия, әллә алып баручы ролен дә үзең башкардыңмы? Микрофоннан «курыкмадыңмы»?

– Кулдан да төшермәдем. Үземне бик уңай хис иттем. Ә төп алып баручы танылган юморист, шоумэн, КВН уеннары сценаристы, актер – Сирень Бәйрәмов иде. Ул үз эшенең остасы, юморсыз бер җөмлә дә юк анда, малай.

– Иршат җырчы ролендә булгандыр?

– Әйе, үзенең дәртле җырлары белән халыкны җырлатты да, биетте дә. Тик бер ягы бар, микрофонга сөйләргә яратмый. Җырны җырлый да, «рәхмәт» әйтә һәм сүндереп куя. 

– Әле сезнең яңа гына «табадан төшкән» җырыгыз да дөнья күрде. Халык ничек кабул итте соң?

– Әйе, «Мәхәббәт» җырын шулай ук яраттылар. Һәркөн сторизларында билгеләп җибәрәләр. Шуннан да куанычлысы юктыр, Аллаһка шөкер.

– Юлия, Иршатны чыннан да халык бик ярата. Сере нидә икән? 

– Гадилек! Иршат гади, кемдер артыннан кабатламый, кемгәдер ярарга тырышмый. Киеме буенча да шактый сораулар яудыралар. «Аның костюмы юк мени соң, сәхнәгә ник болай чыга?» – дип кызыксынучылар бар. Костюмнары шкаф тулы, кими ул аларны! Ни өчен дигәч: «Үземне костюмнан мәктәп баласы кебек хис итәм», – ди ул. Аның үз кабатланмас стиле. Күренеп тора бит – гади авыл малае ул. Ул шуның белән горурлана, колхозда эшләгәнен, эретеп ябыштыручы икәнен дә яшерми. 

–Үзең кайчан җырлый башлыйсың?

– Бу сорауны бик еш бирәләр миңа. Чынлап әйтәм, әлегә белмим. Иршат кайчан рөхсәт бирә – шунда инде (көлеп).

– Узган елга нәтиҗәләр ясадыңмы?

– Берсүзсез, уңышлар күп булды. Тик сынаулары да урап узмады. Башыннан алып ахырына кадәр сынады 21нче ел. Әтисез дә калдырды...Тик, алга таба яшәргә кирәк! Иң мөһиме – Баш исән булсын да, балалар таза-сау булсыннар! Калганы булыр! Бар да үз кулыбызда. 

Айзирә Имамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация