Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы кешесе Илдар Гайсин турында ДНР журналистлары фильм төшерде

Илдар Гайсин август аенда үз машинасында Волноваха шәһәренә барып, хәрби операция вакытында зыян күргән шәхси йортларны төзекләндерде.

Сәфәрдән кайткач шәһәрдәшебез тәэсирләре белән уртаклашты. Ул, нигездә, олы яшьтәге ике дистәгә якын кешегә ярдәм иткән. Снарядлар төшеп җимергәннән соң, бандерачы-мародерлар да картларның йортларын яшәмәслек хәлгә китергән. 

 - Соңгы булып барган әбигә 96 яшь иде. Үзе сугыш ветераны. 3 бүлмәле фатирда, беренче катта тора. Көчкә йөри. Аның турында күршеләре администрациягә хәбәр иткән. "Ник алданрак мөрәҗәгать итмәдең", - дигәч, “Зачем? Не я одна, все же такие”, - ди. “Немцы были. Эти хуже немцев”, - дип эшләгәнемне күзәтте.  

Мин шунда чагында армия складын утка тоттылар. 12 снаряд төшкән. Коточкыч күренеш. Соңыннан күршеләр җыелып сөйләшеп утырды. 8 марттан дүрт көн каты сугыш барган. Ничек подвалларда яшәгәннәрен, ни рәвешле Россия солдатлары азат иткәнен, бандерачыларның талаганын, кансызлыгын сөйләделәр.  

Видеода Илдар Гайсин Волноваха шәһәрендә ветеран карчыкның фатирын рәтли. "Миңа инде 88 яшь, кая барып йөрим инде?" - ди чарасыз әби. 

Әңгәмәнең тулы вариантын тиздән сайтыбыздан укыгыз.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт