Чаллы шәһәр хисабына укытучылар әзерли
Көн темасы

Чаллы шәһәр хисабына укытучылар әзерли

Чаллы дәүләт педагогия университетында беренче тапкыр муниципаль төркем оештырылган. 24 студент педагогия көллиятендә “Башлангыч сыйныфларда белем бирү” юнәлешендә шәһәр бюджеты хисабына укыячак.

Моннан тыш югары уку йортына республика һәм федераль бюджеты финанслаучы 52 студент укырга керде.  Моны университет  шәһәр башкарма комитеты белән берлектә Чаллыдагы педагогик кадрлар кытлыгын хәл итү өчен эшли. Укуларын тәмамлаганнан соң яшьләр 5 ел шәһәр мәктәпләрендә эшләргә тиеш. 

Фото https://www.tatngpi.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев