Чаллы җылылык сезонына әзерләнә
Көн темасы

Чаллы җылылык сезонына әзерләнә

Узган елда 18 сентябрьдә – социаль учреждениеләргә, ә 25 сентябрьдә торак йортларга җылы бирелгән иде.

Шәһәрдә җылылык челтәрләрен опрессовкалауның соңгы этабы башланды. Ул план буенча 13 сентябрьгә кадәр дәвам итәргә тиеш. Әмма «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте составындагы предприятиеләрдә эшләүчеләр бу эшне вакытыннан алда тәмамларга тырышалар.  Узган елда 18 сентябрьдә – социаль учреждениеләргә, ә 25 сентябрьдә торак йортларга җылы бирелгән иде. Мэр Наил Мәһдиев шуны истә тотып, шәһәр объектларын җылыту сезонына тизрәк әзерләргә кирәклеген искәртте. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев