Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда яман шеш авыруларын яңа ысул белән дәвалый башладылар

Брахитерапия югары төгәллек белән нурлар ярдәмендә дәвалау мөмкинлеге бирә.

Чаллы онкология диспансеры яман шеш авыруларын дәвалауның яңа ысулын куллана башлады. Ул брахитерапия дип атала. Әлеге процедураны «Росатом» корпорациясендә җитештерелгән яңа аппарат ярдәмендә үткәрәчәкләр.

“Моңарчы мондый төр дәвалау үтү өчен 200гә якын авыруга Казанга барырга кирәк иде. Хәзер бар Кама аръягы пациентлары безгә мөрәҗәгать итә ала”, - дип белдерде диспансерның баш табибы Алмаз Хазиев. 

Брахитерапия югары төгәллек белән нурлар ярдәмендә дәвалау мөмкинлеге бирә. Ягъни, аны кулланганда терапевтик доза тиешле урынга гына барып ирешә.  Янәшәдәге сәламәт органнар һәм тукымалар нурланыш алмый.

фото: https://depzdrav.tomsk.gov.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X