Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда инвалидлар өчен машина кую урыннарын тикшерәләр

“Аеруча хастаханәләр янындагы инвалидлар өчен махсус урыннарга машина кую очраклары борчу уята. Бу хәтта кеше гомеренә битарафлык күрсәтүгә тиң”, – ди Чаллы ЮХИДИ хезмәткәрләре.

Белгәнебезчә, инвалидларга машиналарын кую өчен аерым урыннар билгеләнгән. Әмма мондый билгеләргә игътибар итми генә машиналарын куючылар күбәеп киткән. 12-14 август көннәрендә Чаллыда шундый 13 очрак теркәлде. 

Моны күздә тотып автокаланың ЮХИДИ инспекторлары, шәһәр буенча шушындый очракларны активрак тикшерә башлады. Инвалидлар өчен булган урыннарга машинасын парковкага куючы, әгәр бу социаль категориягә кермәсә, 5 мең сум күләмендә штрафка тартылачак (административ җаваплылыкның 12.19 матдәсенең 2 бүлеге буенча). Машинаның  хуҗасы урында булмаса – машина штрафстоянкага озатылачак. 

“Аеруча хастаханәләр янындагы инвалидлар өчен махсус урыннарга машина кую очраклары борчу уята. Бу бит хәтта кеше гомеренә битарафлык күрсәтүгә тиң”, – дип белдерде "Шәһри Чаллы" газетасына Чаллы ЮХИДИ идарәсе хезмәткәре Илдар Гайнуллин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация