Чаллыда төзүчеләр халык белән очрашулар үткәрәчәк
Көн темасы

Чаллыда төзүчеләр халык белән очрашулар үткәрәчәк

Шәһәрдәшләрне алдан ук башкарылачак ремонт эшләре белән таныштырырга телиләр.

2023 елда “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында төзекләндереләчәк йортлар исемлеге билгеле.  Шуңа күрә төзүчеләр әлеге йортта яшәүчеләр белән алдан ук очрашулар уздыра башлаячак. Алар халыкны проектлар белән якынрак таншытырырга тели. Башкарылачак эшләр турында да сөйләячәк. Шәһәрдәшләр үз тәкъдимнәре белән дә чыга ала. Очрашулар 23 сентябрьга кадәр дәвам итәчәк.

Лилия Хәбибҗанова

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев