Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллылылар заманча һөнәрләрне бушка үзләштерә ала

Әлеге проект кысаларында цифрлы маркетинг, интернет-магазин җитәкчесе, бизнес-аналитик һәм башка шундый заманча һөнәрләрне үзләштерергә мөмкин.

Татарстанда “Цифрлы һөнәрләр” проекты старт ала.  Укулар Россиянең барлык төбәкләрендә дә яшәүчеләр өчен каралган. Аның аша чаллылылар да белем үзләштерә ала. Әлеге проект кысаларында цифрлы маркетинг, интернет-магазин җитәкчесе, бизнес-аналитик һәм башка шундый заманча һөнәрләрне үзләштерергә мөмкин.  

Физик мөмкинлекләре чикле һәм мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсез кешеләр өчен уку бушлай. Хезмәт хакы төбәк буенча уртача күрсәткечтән түбән һәм 3 яшькә кадәр баласы булган кешеләргә,  өстәмә белем алырга теләүче югары уку йортлары һәм көллиятләре студентларына, шулай ук бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләргә 50-75 процентка кадәр ташлама каралган. Курсларның бәясен өлешчә Дәүләт түләячәк.  

“Цифрлы һөнәрләр” проектында катнашу өчен Дәүләт Хезмәтләре (Госуслуги) порталында гариза калдырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация