Чаллы мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык чаралары көчәйтелә
Көн темасы

Чаллы мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык чаралары көчәйтелә

Агымдгы елда бу максатка шәһәр казнасыннан 65 миллион сум акча бүлеп бирелде.

Чаллыда яңа уку елына кадәр мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк. Агымдгы елда бу максатка шәһәр казнасыннан 65 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бу хакта шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин хәбәр итте. 

Бүгенге көндә мәгариф учреждениеләренең коймалары яңартыла, керү урыннарында электрон бикләр куела, биналарда өстәмә видеокүзәтү җайланмалары урнаштырыла. Әлеге эшләрне 1 августка кадәр тәмамларга исәп тоталар.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев