Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы Россиянең иң яхшы моношәһәрләре исемлегендә

Чаллы 2021 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы ун моношәһәр исемлегенә керде. Рейтинг нәтиҗәләрен Моношәһәрләрне үстерү Фонды генераль директоры Ирина Макиева тәкъдим итте.

Иң яхшылар исемлегенә социаль-икътисади үсештә югары дәрәҗәдәге күрсәткечләргә ирешкән шәһәрләр керә. Шулай итеп, Чаллы инфраструктура сыйфаты буенча лидерлар рәтендә һәм шәһәрдә халыкның икътисади активлыгы югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелә.

Чаллы белән бергә ун моношәһәр арасында - Благовещенск, Белгород өлкәсе, Киров, Менделеевск, Невинномыск, Павловск, Тольятти, Тулун, Череповец шәһәрләре дә бар, дип хәбәр итә шәһәр сайты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация