Чаллы табиблары, авыруның ашказанын алып, нечкә эчәгеннән яңасын ясыйлар
"Бер елдан соң авыру аның аермасын сизмәячәк тә, – ди медицина беогечләре.
Чаллы табиблары 70 яшьлек сырхауның ашказанын кисеп алырга мәҗбүр булган. Хәзер алар аның нечкә эчәгеннән яңа ашказаны ясыйлар. Бу хакта шәһәр сәламәтлек саклау комитеты хәбәр иткән. –
Бер елдан соң аның аермасын сизмәячәк тә, – ди онкология диспансерының җирле филиалы табибы Николай Макаров.
Сырхауның ашказанында рак булган. Чир үңәченең бер өлешен дә зарарлаган. Аңа бик катлаулы операция ясарга туры килгән. Хирурглар эшнең беренче этабында диагностик лапароскопия эшен башкарганнар. Чирнең әле тирәнгә китмәгәненә инангач, ашказанын һәм үңәченең бер өлешен алу буенча операция ясаганнар. Хәзер инде сырхауга яңа ашказаны урнаштырырга кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев