Чаллы заводына дустыңны эшкә чакыр һәм 10 мең сум акча ал
Көн темасы

Чаллы заводына дустыңны эшкә чакыр һәм 10 мең сум акча ал

Әлеге инвестпроект Чаллы икътисадына 4,5 млрд сум акча җәлеп итәр дип фаразлана.

“Haier” предприятисенә эшкә дустыңны чакыр һәм 10 мең сум акча ал. Кытай компаниясе әнә шундый үзенчәлекле алым белән Чаллыда сафка басачак «акыллы» заводка эшчеләр җыя башлады.  Тик әлеге программадан компаниядә эшләүче хезмәткәрләр генә файдалана ала.

Булачак заводка, нигездә, бригадирлар, төрле җиһазларны көйләүчеләр, слесарь-ремонтчылар, электромонтерлар, КИПИА көйләүчеләре, эретеп ябыштыручылар, машина йөртүчеләр һ.б.лар кирәк. Барлыгы 800дән артык эш урыны бар. 
Киләчәктә биредә суыткыч җиһазлар җитештереләчәк. Әлеге инвестпроект Чаллыга икътисадына 4,5 млрд сум акча җәлеп итәр дип фаразлана. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев