Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда 129 йортны ремонтлыйлар. Аларга ни булган?

Бүгенге көндә ремонтның 44,1%ы тәмамланган инде. Моның өчен 588, 7 млн сум акча тотылган.

Быел шәһәрдә 129 күпкатлы йортка капиталь ремонт ясала.  Бүгенге көндә ремонтның 44,1%ы тәмамланган инде. Моның өчен 588, 7 млн сум акча тотылган. Йортларның фасадлары, түбәләре, су, җылылык системалары яңартыла, лифтлар алыштырыла. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илья Зуев  әйтүенчә, барлык йортларда сезонлы эшләр 30нчы сентябрьгә кадәр, ә капиталь ремонт тулысынча 1 декабрьдә тәмамланырга тиеш.

«Быел торак йортларга капиталь ремонтны иртә башладык. Шуңа күрә шактый күп эшләнде. Бездә барлык эшләрнең 44%ы тәмамланды, республикада бу күрсәткеч – 37-38% кына. Без үзебезнең оешмалар, территориаль иҗтимагый оешмалар, кешеләр белән уртак тел табып, эшләргә өйрәндек. Җылыту сезонына кадәр төп эшләрне сыйфатлы итеп тәмамларга кирәк. Сыйфат ягы аксарга тиеш түгел», – дип искәртте мэр.  Ул шулай ук җаваплы җитәкчеләрне 2023 елга йортларны капиталь ремонтлау буенча проект-документация эшләрен дә башларга өндәде. «Киләсе елда да капиталь ремонт эшләрен апрель аенда башлар өчен, эшне хәзердән үк башлау зарур», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация