Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда 8 меңгә якын кешегә чит илгә чыгу вакытлыча тыелды

Бу хакта “Шәһри Чаллы” газетасына Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгеч-эксперты Наталья Домнина хәбәр итте.

Белгечләр чит илгә чыгарга җыенучыларга салым һәм штрафларны түләү буенча бурычлары булу-булмауларын ачыкларга киңәш итә. Югыйсә, аэропортта яки тимер-юл вокзалында андыйларның күңелсезлеккә очравы мөмкин. Тиешле бер күләмдә әҗәтләре булучыларга чикне үтәргә рөхсәт итмиләр.

Чаллыда исә 2022 елның беренче яртыеллыгында 7949 кешегә карата вакытлыча шундый карар кабул ителде. Бу, нигездә, вактында алимент, салым түләмәүчеләр, кредитлары буенча бурычлары булганнар һәм суд приставларының дәгъвасы булган башка шундый затлар. Бу хакта “Шәһри Чаллы” газетасына Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча  белгеч-эксперт Наталья Домнина хәбәр итте.

Татарстанда исә ел башынннан 278 мең кешегә карата шундый чикләүләр кертелгән. Аларның гомуми бурычы 48 млдр сумны тәшкил итә.  Белгечләр сүзләренә караганда чит илгә чыгуны тыю – бурычлы кешеләр белән көрәшүдә иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Күбесе, мондый очракларда тиз арада бурычларын капларга тырыша.

“Гомумән, әгәр дә чит илгә җыенасыз икән, алдан үк бурычларыгыз турында мәгълүматны тикшерегез”, - ди белгечләр. Аны суд приставларының рәсми сайтыннан (https://fssp.gov.ru) карарга була. Үзең турындагы мәгълүматны бөтен Россия буенча эзләтергә кирәк. Ил – зур, нәкъ менә синеке белән тәңгәл килгән исем-фамилияле, туган көне, елы да туры килгән кеше табылырга мөмкин. Әгәр бурычлылар исемлегендә икәнсең, суд приставларына мөрәҗәгать итәргә, үзеңә карата нинди дәгъва кылганнарын ачыкларга, бурычларыңны түләргә тиеш буласың. Чикләү карары бурыч тулысынча түләнеп беткәч кенә гамәлдән чыгарыла.  

Исегезгә төшерәбез: кеше кредит, коммуналь хезмәтләр кебек социаль түләүләр буенча бурычы 30 мең сумнан артканда, чит илгә чыга алмый. Әгәр дә бурычын ике ай эчендә түләмәсә, бу чикләү ун мең сумны тәшкил итә. Алимент өчен түләмәгәнгә, җинаять аркасында матди зыян булганда һәм башка җитди очракларда ун мең сум бурычы җыелганнарны шулай ук илдән чыгармыйлар. 

фото: https://rg.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация