Чаллыда Бөек Ватан сугышында катнашкан 30 ветеран гомер итә
Көн темасы

Чаллыда Бөек Ватан сугышында катнашкан 30 ветеран гомер итә

9 Май - Бөек Җиңү бәйрәменә санаулы гына көннәр калып килә.

Шушы көннәрдә бар җирдә әлеге датага багышланган чаралар, ветераннарны хөрмәтләү тантаналары узачак.

Әйтик, шимбә көнне Энтузиастлар бульварында Георгий тасмалары таратылды. Шәһәр халкы мондый чарадан бик канәгать калды. 

Сүз уңаеннан, Чаллыда Бөек Ватан сугышында катнашкан 30 кеше яши. Шәһәр ветераннар советы хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, автокалада бүген Ленинград блокадасында катнашкан 8 кеше, 28 - концлагерь тоткыннарының балалары, 607 тыл хезмәтчәне, 274 тол хатыннар һәм сугышта катнашкан инвалидларның тол хатыннары исәпләнә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев