Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда Haier компаниясенең булачак «Умный заводына» фундамент ташы салдылар

Бүген Яр Чаллыда Haier Smart Home холодильниклар һәм морозильниклар өчен җиһазлар җитештерү заводына беренче таш салуның тантаналы чарасы үтте. Монда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Казанда булган КНРның генераль консулы У Инцинь, Россиядәге Haier компаниясенең җитәкчесе Людмила Романова, Россиядәге Haier компаниясенең генераль директоры Сунь Чженьхуа катнашты.

Бүгенге көндә шәһәребездә Haier кытай компаниясенең өч заводы эшләп килә, алар – холодильниклар, кер юу машиналары һәм телевизорлар җитештерү заводлары.  
«Умный завод» исә Haier яңа индустриаль паркының беренче проекты булып торачак. Монда технологик һәм җитештерү процессларын идарә итүнең автоматлаштырылган системасы башкарылачак. Моннан тыш Haier компаниясенең махсус уйлап табылган Cosmoplat индустриаль платформасы да эшлиячәк. Әлеге платформа компаниянең бөтен тармакларын да (логистика, комплектлаучы әйберләр китерү, склад, сервис, сату каналлары, R&D үзәкләр һәм кулланучылар белән элемтә) бер җирдән карап, тикшереп торырга мөмкинлек бирәчәк.    
Haier смарт-заводы проекты үз эченә өч җитештерү заводын ала. Алар – холодильник җиһазлары, морозильник җиһазлары һәм коммерцияле морозильник ларлары заводлары. Проектны тормышка ашыру 2022 елның 3нче кварталына планлаштырылган. Монда 836 яңа эш урыннары булыр дип көтелә.

 

Гөлия Ибатуллина.

Фотолар nabchelny.ru сайтыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация