Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда туып-үскән Галия Тәхаветдинова чиккән түбәтәй Гиннессның рекордлар китабына керде

Ул төрки халыкларда иң зур хатын-кыз баш киеме – кызыл бәрхеттән фәс чиккән.

Галия Тәхаветдинова – тумышы белән Чаллыдан, хәзер Кырымда яши, чигү белән мавыга, милли баш киемнәре – түбәтәйләр һәм калфаклар чигә. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Галия Тәхаветдинованың эше Гиннесның рекордлар китабына кертелде. Ул төрки халыкларда иң зур хатын-кыз баш киеме – кызыл бәрхеттән фәс чиккән. Аның әйләнәсе – 1,5 метр, биеклеге – 21 сантиметр. Алтын җепләр һәм сәйлән белән бизәлгән фәсне бер үк вакытта дүрт хатын-кыз кия ала, диелә хәбәрдә.

«Чигү белән ун ел элек шөгыльләнә башладым, - дип сөйли 75 яшьлек Галия ханым. – Бер эшләнмәгә уртача айга якын вакыт китә».

Ул калфак һәм фәсләрне (Кырымда түбәтәйне шулай дип атыйлар) төрле алымнар кулланып чигә. Галия ханым «татар ишлеме» дип аталган кырым-татар чигү үрнәген (аның дөньяда тиңнәре юк) бик яхшы үзләштергән.

Бизәкләргә килгәндә, ул кырым татарларында традицион татар орнаментлары, сурәт һәм символларыннан аерылып тора. Әйтик, канәфер чәчәге – хатын-кызны, ә лалә чәчәге ир-атны аңлата. «Тормыш агачы» образы да популяр – әлеге сурәт гаиләнең ишле булуына ишарәли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация