Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда уку елына йомгак ясадылар

Шәһәрдә 2021/22нче уку елын 5203 бала 9нчы сыйныфны һәм 2137 яшүсмер 11нче сыйныфны тәмамлады.

Шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итүенчә, 241 бала 9нчы сыйныфны гел “5” билгеләренә генә тәмамлаган. Мәҗбүри фәннәр (рус теле һәм математика) буенча 20 мәктәп (№26, 78, 57, 76, 77, 79, 84, 61, 54, 56, 60, 42, 52, 39, 53, 18, 2, 41, 30) укучылары “4”ле һәм аннан да югарырак баллар җыйган.   

11нче сыйныфны тәмамлаган 226 яшүсмергә гел “5”ле билгеләре генә булган аттестатлар тапшырылган. 45 укучы – 100 балл (рус теле – 19, математика – 4, химия – 8, әдәбият – 6, җәмгыять белеме - 4, инглиз теле – 1, биология – 3) җыйган.

БДИ тапшырып, иң югары балл җыйган 45 укучы арасыннан 17 чыгарылыш укучысы гомум белем бирү мәктәп укучылары.   

28,8% чыгарылыш укучылары имтиханнарда 80нән 100гә кадәр югары балл алды, алдынгы мәктәп арасында: №26, 76, 57, 78, 77, 61, 35, 60, 79, 7, 58, 40, 50, 19. Моннан тыш № 76, 77, 26, 78, 35, 46, 19, 61, 50, 30, 57, 34, 58, 32, 60, 56 мәктәпләр укучылары да югары баллар алуга ирештеләр. 

26нчы һәм 76нчы гимназия, шулай ук 78нче лицей чыгарылыш сыйныф укучылары һәм алдагы елны 46нчы мәктәпне тәмамлаган бер кыз ике фәннән дә имтихан биреп, 200 балл алуга ирештеләр.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев укучылар белән югары профессиональ рәвештә эш алып барулары өчен Чаллының педагогик коллективына аерым рәхмәтләрен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация