Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда юбилей "Татарстан кроссы"нда 40 меңгә якын шәһәрдәшебез катнашты

Чаллыда «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында «Татарстан кроссы» узды. Ярышлар шәһәрдә 20нче тапкыр уздырыла.

Катнашучылар арасында башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов та бар иде. Массакүләм йөгерү ярышлары башланыр алдыннан ул йөгерү сөючеләрне сәламләде һәм спортка җәлеп ителгән чаллылыларның саны елдан-ел арта баруын билгеләп үтте: «Физик культура һәм спорт белән якынча 50% кеше шөгыльләнә. Ышанам, бу сан үсәчәк. Бүген ярышларда балалар да катнаша. Шәһәрдә спорт инфраструктурасын яңарту һәм төзү буенча зур эшләр башкарыла. Соңгы алты елда без өч йөзү бассейны, футбол манежы, 86 универсаль мәйданчык төзедек, «Витязь» спорт мәктәбен һәм башка объектларны төзекләндердек. Болар барысы да балаларыбызга спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек булсын өчен эшләнелә», - диде ул.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация