Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыдан үрнәк алырга килделәр

Чаллыда “Моношәһәрләрне үстерү академиясе” семинарында 200 дән артык кеше катнаша

Чаллыда моношәһәрләрне үстерү фонды “Моношәһәрләрне үстерү академиясе” семинар-конференциясе уздыра. Бу чарада Идел буе федераль округына кергән 13 төбәкнең 79 күп профильле муниципаль берәмлекләреннән 200 дән артык вәкиле катнаша. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева хәбәр итте.

“Моношәһәрләр Россия үсешенең өстенлекле юәлеше булып тора. Алар -319. Ике зур моношәһәр Идел буе федераль округында урнашкан - Чаллы һәм Тольяттида”, - дип билгеләде Наталья Таркаева.

Ул шулай ук билгеләгәнчә, экспертларның докладлары, дискуссияләр, воркшоплар, аерым консультацияләр үткәрелә. Моннан тыш, яңа проект өчен инвесторлар эзләүгә багышланган махсус эшлекле уен булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев