Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллының 29нчы комплексы яңарачак

Шә­һәр­нең 29нчы ком­п­лек­сы – иң ис­ке, зур ком­п­лекс­лар­ның бер­се. Би­ре­дә 19 йорт бар. Элек алар­да Ка­мАЗ­да эш­лә­ү­че­ләр өчен ту­лай то­рак­лар бул­ган. 50 ел­лык та­ри­хы бул­ган ком­п­лекс бү­ген зур үз­гә­реш­ләр ки­че­рә.

13 мең­нән ар­тык ке­ше яшә­гән бис­тә бы­ел “Без­нең ише­гал­ды” рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы­на кер­де.
- Бу күпь­ел­лык эш нә­ти­җә­се. Без кем­гә ге­нә мө­рә­җә­гать ит­мә­дек, кая гы­на яз­ма­дык. Тән­зи­лә Га­лим­җа­нов­на баш­кар­ма ко­ми­тет ише­ген тап­тый тор­гач, ни­һа­ять, без­гә дә бә­хет ел­май­ды, - ди 4нче то­рак ре­монт-экс­плу­а­та­ция учас­то­гы ди­рек­то­ры Люд­ми­ла Шо­ги­на. – Аңа ка­дәр бер­ни­чә тап­кыр фа­тир ху­җа­ла­ры бе­лән оч­раш­тык, алар­ның фи­ке­рен тың­ла­дык.
Бу ком­п­лек­ста яшел­лек бик күп, мон­да­гы агач­лар­ның күп­ле­ле­ге­нә исең ки­тә. Шу­ңа кү­рә под­ряд оеш­ма­сы­на бик сак эш итәр­гә ту­ры ки­лә, агач­лар­ны да сак­лар­га, юл­лар­ны да ки­ңәй­тер­гә, ком­п­лекс­ны ту­лы­сын­ча за­ман та­ләп­лә­ре­нә ту­ры ки­те­реп ясар­га да ки­рәк. 
Би­ре­дә 8 ише­гал­ды бар, алар­ның ба­ры­сы­на да берь­ю­лы ре­монт яса­ла. Эш­ләр 2 июнь­дә баш­лан­ды. Мон­да ки­леп ке­рү бе­лән үзең­не нин­ди­дер зур тө­зе­леш мәй­да­нын­да ши­кел­ле хис итә­сең. Ас­фальт җә­я­ләр, бе­тон бу­ша­та­лар, трак­тор җир ка­зый. Ис­ке ба­ла­лар мәй­дан­чык­ла­рын сү­теп, кай­бер­се­нә ин­де яңа­ла­рын ку­еп өл­гер­гән­нәр. Би­ре­дә 5 бри­га­да ял­сыз эш­ли.
- Эш­че­ләр­дән бик ка­нә­гать, шул­ка­дәр тиз, сый­фат­лы һәм шул ук ва­кыт­та бик пөх­тә эш­ли­ләр, - ди тер­ри­то­ри­аль-иҗ­ти­ма­гый үзи­да­рә баш­лы­гы Тән­зи­лә Сә­хә­бет­ди­но­ва.
Бар нәр­сә дә уй­ла­ныл­ган: бер бри­га­да бер учас­ток­та ис­ке бор­дюр­лар­ны, юл­лар­ны сүт­кән ара­да икен­че­лә­ре баш­ка җир­дә яңа­ла­рын ясап, тө­зек­лән­де­реп ба­ра­лар. Бу яшә­ү­че­ләр өчен дә бик уңай­лы, чөн­ки алар­га җәй буе ка­зыл­ган чо­кыр­лар­дан йө­рер­гә ту­ры кил­ми.
Под­ряд оеш­ма­сы­ның про­ра­бы Ра­сим Али­ев әй­тү­ен­чә, 8 ише­гал­ды­ның да бор­дюр­ла­ры, тро­ту­ар­ла­ры, ма­ши­на юл­ла­ры яңа­ра­чак. Ма­ши­на кую урын­на­ры ки­ңәй­те­лә­чәк,  мөм­кин бул­ган ка­дәр ма­ши­на кую урын­на­ры кү­бә­я­ә­чәк. Эш­ләр­не 1 сен­тябрь­гә тә­мам­лар­га план­лаш­ты­ра­лар.
Әле­ге ком­п­лекс­ның та­гын бер үзен­чә­ле­ге бар. Биш йорт­та яшә­ү­че­ләр чүп­лә­рен урам­га чы­га­ра­лар, чөн­ки подъ­езд­да чүп­не таш­лау җай­га са­лын­ма­ган. Элек бу арт­та кал­ган­лык бу­лып са­нал­са, хә­зер исә, ки­ре­сен­чә,  бик уңай­лы һәм за­ман­ча. “Без­нең ише­гал­ды” рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да бу йорт­лар кар­шын­да чүп­не ае­рым җыю өчен мах­сус урын бул­ды­рыл­ган. Бү­ген­ге көн­дә  бу­ла­чак кон­тей­нер­лар уры­ны­на ас­фальт җә­ел­гән.
Тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре­нең ба­ры­шын  тер­ри­то­ри­аль иҗ­ти­ма­гый үзи­да­рә җи­тәк­че­се Тән­зи­лә Сә­хә­бет­ди­но­ва кү­зә­теп то­ра. Аның һәр ир­тә­се тер­ри­то­ри­я­не йө­реп чы­гу­дан баш­ла­на.
– Ир­тән­ге 6да то­рам да ки­тәм ком­п­лекс буй­лап, бер йорт­ны, бер ише­гал­дын да игъ­ти­бар­сыз кал­дыр­га­ным юк, – ди ул. – Аяк­ла­рым бе­лән йө­реп, кү­зем бе­лән күр­мә­сәм, кү­ңе­лем ты­ныч тү­гел.
Тән­зи­лә Га­лим­җа­нов­на бик җа­ва­лы, тын­гы­сыз ке­ше. Ул өчен­че сый­ныф­тан бир­ле җә­мә­гать эшен­дә. Пи­о­нер, ком­со­мол, пар­тия ва­кыт­ла­рын­нан ук. Пен­си­я­гә чык­кач та тик утыр­мый, баш­та йорт бу­ен­ча өл­кән ке­ше бу­ла. Ә ин­де 2014 ел­да тер­ри­то­ри­аль иҗ­ти­ма­гый үзи­да­рә­ләр ое­ша баш­ла­гач, аны ике дә уй­ла­мый­ча аның баш­лы­гы итеп сай­лап ку­я­лар. Һәм ял­гыш­мый­лар да. Бү­ген­ге көн­дә иң ис­ке ком­п­лекс­лар­дан са­нал­ган 29нчы бис­тә­дән “И” хә­ре­фе дә кал­ма­я­чак.

 

Зөһ­рә ВӘЛИТОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация