Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллының 7нче комплексында шау-гөр Сабан туе бәйрәме үтә (+фотолар)

Хәзерге вакытта Чаллының 7нче мәхәлләсендә бәйрәм чарасы үтә. Анда 7нче мәхәлләдә яшәүче балалар һәм мәктәп яны лагерьларына йөрүчеләр катнаша.

Әлеге чара мәхәлләнең ТИҮ (территориаль иҗтимагый үзидарәчелек) рәисе Дөррия Ризатдинова ярдәме белән үткәрелә. Бәйрәмдә шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов та катнаша. Җыелган сабыйларны ул бәйрәм белән котлады һәм чәкчәк белән сыйлады. 
Программада балалар өчен төрле уеннар каралган, алар арасында аркан тартышу, чүлмәк вату, кашык тотып йөгерү, мәйданчыкта күркәләр җыю, скакалкадан ат ясап йөгерү, чирәмдә хоккей уйнау, “балык” тоту кебекләрендә катнашты. Бәйрәмдә һәр катнашучыга бүләк тапшырылды.   
Урынга хәбәрчебез Зөһрә Вәлитова чыкты. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация