Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллының абсолют батыры Рәнис Гыйләҗетдинов: "Ел буе ярышларга әзерләндем" - ФОТОЛАР

Чаллы Сабан туеның иң көтеп алынган мизгелләре - көрәш ярышлары.

Көрәш ярышлары бик киеренке барды. Җанатарлар да трибунада җанланды. Халыкны хәтта өстән коеп явып торган яңгыр да куркытмады. 

70 кг авырлыкта көрәшкән ир-атлар арасында чемпион булып Айназ Тимеров калды. 80 килограмм авырлыктагы ир-егетләр арасында Ринат Шәйхетдиновка тиңнәр булмады. 

Иң киеренке көрәш - абсолют батырны билгеләгәндә булды. Финалда Илдар Хәмитов ("Копченый") белән Рәнис Гыйләҗетдинов ("Гелик") очраштылар. Трибунада "Гелик", "Гелик, давай!" дигән сүзләр ишетелде. Бер баштан "Копченый, булдырасың!" дип кычкырып утырдылар. Нәтиҗәдә 130 килограмм авырлыкта булган Ринас Гыйләҗетдинов беренчелектә калды. Аңа Веста машинасы һәм 130 килограммлы тәкә бүләк ителде.

- Ел буе әзерләндем бу ярышларга. Бу минем иң бәхетле көнемдер! Миңа бөтенесе ышанды, теләктәшлек белдерделәр! Көндәшем дә искиткеч көчле, тырыш егет! - дип сөйләде безгә чемпион. 

Гөлия Ибатуллина.

Тулырак репортажны газетабызның алдагы саннарыннан укый алачаксыз. Безнең белән калыгыз!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация