Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллының бер бакчасында чыккан янгын вакытында тереләй әтисе белән кызы янып үлде

Яр Чаллының “Энергетик” бакчачылык ширкатендә чыккан куркыныч янгында тереләй әтисе белән кызы янып үлде. Ә кече кызлары янып торган өйдән үзе генә чыгарга өлгерә.

Янгын турында хәбәр бүген төнлә килеп ирешә. Чаллының янгын сүндерү-саклап калу гарнизонының ПСЧ-55 бүлекчәсе янгын сүндерүчеләре афәт чыккан җиргә (шәһәрдән 9 км ераклыкта) 10 минут эчендә килеп җитәләр. Монда 4кә 6 метр булган бер катлы металл бытовка яна булып чыккан. Әлеге бытовканы бакча өе буларак кулланган булганнар. Әлеге өйдә әтисе белән аның ике кызы була.   
24 кв.м мәйдандагы янгын локальләштерелә һәм 20 минуттан соң ачык утны тулаемы белән сүндерүгә ирешәләр. Нәтиҗәдә, янгын эчендә ике кеше вафат була, бер кешенең сәламәтлегенә зыян килә. Бүлекчә янгын сүндерүчеләре афәт килеп чыккан урынга килеп җиткәнче, бытовкадан үз көчләре белән 7 яшьлек кыз бала чыга ала. Аның тәне 15%ка янган була, кызны тиз арада шәһәрнең Кама балалар медицина үзәгенә алып китәләр. Кызчыкның 37 яшьлек әтисе һәм 12 яшьлек апасы янгын вакытында тереләй вафат булалар.  
Бүгенге көндә янгынның сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Беренчел сәбәп – электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

 

Фото: tildacdn.com
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация