Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чиратның сәбәбе нидә?

Шушы көннәрдә редакциябезгә 27/20 йортында яшәүче Әнисә Вафина мөрәҗәгать итте. Аны әлеге бистәдә урнашкан почта бүлегенә озын чиратлар борчый.

– Кайчан гына килсәм дә, монда һәрвакыт су буе кеше. Кичә урамда 30-40 кеше иде, тордым-тордым да туңгач, кайтып киттем, – ди ул. – Иң мөһиме бу хәл күп еллар буе кабатлана. Беркайда да моның кадәр кеше юк, бездә генә.
Әлеге хәлгә ачыклык кертү максатыннан, почта бүлекчәсенә юл тоттык.
Без килгәндә, урамда 18-20 кеше тора иде. Рөстәм Әгъләмов хат алыр өчен инде ике көн буе почта сукмагын таптый.
– Эшкэ килгән сыман йөрим монда, һәр көн шушы хәл. Кичә борын төбендә ишекне ябып куйдылар. Көннән-көн эш сәгатьләре кыскара, элек иртәнге 8дән эшләсәләр, хәзер инде 10нан гына эшли башлыйлар, бер сәгать көндезге аш, – дип уфтана Рөстәм абый. – Бүген тагын килдем, эләгәмме-юкмы, билгесез.
Айдар Гыйләҗев фикеренчә, әлеге проблема 63нче, 65нче микрорайоннар төзелгәч кискенләшкән.
– Мин үзем 65нче комплекста яшим, почтага бирегә киләм, чөнки әлегә үзебездә почта бүлекчәсе юк. Монысы шулкадәр кешегә исәпләнмәгән. Биш кассаның икесе генә эшли, эшчеләр җитми, – ди ул.
Почта бүлекчәсенә үттек. Анда да 10-15 кеше чиратта басып тора. Чыннан да, биш оператор урынына халыкка хезмәтне икесе генә күрсәтә.
– Ике көн хат ала алмыйча йөрим, күпме эштән сорап китәргә була инде, – ди Рамил Мифтахов. – 16-17нче числоларда монда алма төшәрлек тә урын калмый: пенсионерлар фатир һәм башка хезмәтләр өчен түләргә килә, аларның бөтенесе дә интернет аша түли белми бит. 30нчы комплекстагы почта бүлегендә гел тәртип, монда исә һәрвакыт шундый хәл. Кайчан тәртип булыр, белмим.
423827 номерлы почта бүлекчәсе 40-60 мең чаллылыга хезмәт күрсәтә. Шәһәрдә бу кадәр кешегә хезмәт күрсәтә торган тагын ике генә бүлекчә бар.
– Элек бу почта бүлекчәсе иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшли иде. Биредә биш оператор җитми, бүгенге көндә ике оператор калды. Шул сәбәпле, без әлеге почта бүлекчәсен кыска эш режимына күчердек. Кадрлар эзләү буенча актив эш алып барабыз, мәшгульлек үзәге белән дә хезмәттәшлек итәбез. Штат тупланып бетүгә үк, 423827 почта элемтәсе бүлеге халыкка яңадан элеккеге режимда хезмәт күрсәтәчәк, – диде Почтамтның операция идарәсе буенча директор урынбасары Анастасия Трокина.  

Зөһрә Вәлитова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация